Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм полиция хезмәткәрләре исерек шоферлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү эшен көчәйтә

Татарстанда исерек килеш руль артына утыру очраклары ешайды. Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле республикада автомобиль белән исерек килеш идарә итүнең 7,1 меңнән артык очрагы ачыкланган.

ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, агымдагы ел башыннан исерек шоферлар гае бе белән 78 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 17 кеше һәлак булган, тагын 111 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары бу югалтуларны күп еллар күрә һәм саныйлар. Шуңа күрә бу проблеманы яктыртуны көчәйтергә булдык. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәр бозу очрагы турында җентекләп язачаклар, газеталарда фотосурәтләр күрсәтәчәкләр һәм социаль челтәрләрдә видеоязмалар бас тырачаклар. Әлбәттә, хокук бозучыларның нинди җәза алачагы да игътибардан читтә калмаячак.

 

Белешмә

РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча автомобиль белән беренче тапкыр исерек хәлдә идарә иткән өчен 30 мең сум күләмендә штраф һәм 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Әгәр закон бозучы бер ел дәвамында кабат исерек килеш руль артына утырган икән, аны исерек килеш кабат машина йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына тартачаклар.

РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 300 мең сумга кадәр штраф салыну, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләрне яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев