Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машиналарга хәрәкәт итәргә светофор ярдәм итәчәк

2020 елда район территориясендә 87 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, зыян күрүчеләр бар.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең быел беренче утырышында юлларда үз-үзеңне тоту турында сүз барды. Аны комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

2020 елда район территориясендә авариялелек торышы һәм 2021 елда аны тотрыкландыру чаралары турында Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илдар Вәлиуллин сөйләде.

– Чистай районы террито­риясендә хәл тыныч түгел, юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү буенча өстәмә чаралар күрүне таләп итә. Узган ел нәтиҗәләре килгәндә, зыян күрүчеләр белән 87 юл-транспорт вакыйгасы теркәлә, аварияләрдә 13 кеше һәлак була, 128 кеше имгәнә, – дип сөйләде Илдар Илфар улы. – Балигъ булмаган балалар катнашында 19 юл-транспорт һәлакәте теркәлә, аларда 1 бала һәлак була, 25е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.

Илкүләм проект бурычларына ирешү максатыннан, узган елгы проблемаларны исәпкә алып, 2021 елга эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре билге­ләнде.

– Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүне кисәтү, җәяүлеләрне бәрдерүгә юл куймау, аварияләр күп була торган участокларда инженерлык чараларын гамәлгә ашыру, балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, иминлек каешларыннан файдаланмау белән бәйле хокук бозуларны булдырмау кебек мөһим юнәлешләрдә эшне дәвам итәчәкбез.  Без телеграм-каналда компьютер программасы булдырдык, анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында мәгълүмат полиция хезмәткәрләренә оператив рәвештә, ә иң мөһиме – аноним килә, – дип ассызыклады ЮХИДИ бүлеге башлыгы.

Юл-транспорт вакыйгалары күп була торган юлларны тәртипкә китерү чаралары турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов сөйләде. Юл чатларында, җәяүлеләр кичүләре янында күрүчәнлекне арттыру, шулай ук юл билгеләрен күрүне тәэмин итү өчен Вәлиев, Вахитов, Вотяков, Гафури, Гуськов, Ибраһимов, Красноармейская, Кулясов, Курченко, Левитан, К.Маркс, Маринин, Яшьләр, Набережная, Пасека, Парковая, Пушкин, Союзная, Студенчес­кая, Л.Толстой, Урицкий, Чернышевский, Энгельс урамнарында агачлар һәм куаклар киселгән.

2020 елда шәһәр урамнарында гомуми мәйданы 4215 квадрат метр булган юл өслегендә чокырларны ямау эшләре башкарылган.

– ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, юл-транспорт вакыйгаларының күпчелеге Карл Маркс һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамнарында булган. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт вакыйгаларын киметү өчен бу урамнарда юл тамгалары, җәяүлеләр кичүләре ясалды, урам утлары кую, ГОСТ нигезендә ясалма тигезсезлекләрне алыштыру һәм башкалар башкарылды, – диде Илдар Рәхимов.

Янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы Артем Кипров авария урыннарында үткәрелгән коткару эшләре турында мәгълүмат бирде. 2020 елда янгын сүндерү һәм коткару часте 31 юл-транспорт вакыйгасына барган, шул исәптән янгын чыгу белән 2 юл-транспорт вакыйгасы булган, бу хәбәрләрнең гомуми саныннан 6,5 процент тәшкил иткән.

Утырыш барышында шулай ук шәһәр һәм район халкыннан кергән гаризалар һәм мөрәҗәгатьләр каралды. Аларның кайберләре буенча уңай карарлар кабул ителде. Пенсия фонды янында инвалидларның транспорт чаралары өчен парковка урыннары булдырырга планлаштыралар. Луч поселогына илтүче юлда җәмәгать транспорты тукталышы куелачак. Карл Маркс һәм Фрунзе, шулай ук Энгельс һәм Парковая урамнары киселешендә светофорлар куелачак.

Энгельс һәм Академик Королев урамнары киселешендә машина кую урыны ачкан шәхси эшмәкәр мөрәҗәгате буенча «Машина кую урыны», «Хәрәкәт юнәлешләре» дигән юл билгеләре куелачак.

Комиссия карары буенча Академик Королев урамында Полющенков урамына таба берьяклы хәрәкәт оештырылачак. Моның сәбәбе – Ак.Королев урамында балалар бакчасы һәм гимназиянең урнашуы. Әти-әниләр балаларын белем бирү учреждениеләренә китергәндә һәм алып кайтканда бөке барлыкка килә. Моннан тыш, Заводская урамын ясалма тигезсезлекләр белән җиһазландыру, Базарная урамында хәрәкәтне тәртипкә салу планлаштырыла. Үлем белән тәмамланган юл-транспорт вакыйгалары булган участокларда: Вәлиев урамы, 5-в, Красноармейская-Октябрьская урамнары киселешендә юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар планлаштырылган.

 

Саннар

2020 елда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенә гражданнардан 67 мөрәҗәгать кергән, шуларның 29ы – кире кагылган, 38е – хупланган. Бүгенге көндә 19 заявка үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев