Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машинага утырдыңмы – каешыңны эләктер!

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә автомобильләрдә иминлек каешларын куллану кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерделәр.

Шәһәрнең үзәк урамнарының берсендә автомобиль йөртүчеләрнең документларын тикшергән вакытта ЮХИДИның пропаганда бүлеге инспекторы Айрат Хамматшин аларга «Иминлек каешы» оператив-кисәтү чарасы турында да сөйләде. Ул 11 июльдән 10 августка кадәр республика территориясендә узды. Аның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан иминлек каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү.

Айрат Хамматшин сүзләренә караганда, оператив-кисәтү чарасы башланганнан бирле шәһәр һәм район юлларында иминлек каешларын эләктермәгән 150дән артык машина йөртүче ачыкланган. Аларның күбесе акланып, хәрәкәтне башлап кына җибәрүләре турында әйткәннәр. Кагыйдә бозучыларга карата административ материаллар төзелгән.

– Статистика күрсәткәнчә, иминлек каешларыннан файдаланганда, юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә имгәнүләр алу яки үлү ихтималы машина йөртүче һәм алгы утыргычта утыручы пассажир өчен – 50 процентка, арткы утыргычтагы пассажирлар өчен – 25 процентка кими. Ә автомобиль әйләнеп капланганда иминлек каешын эләктергән очракта, яшәүгә өмет биш тапкырга арта, – дип билгеләп үтте ЮХИДИның пропаганда бүлеге инспекторы.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә бу хакта да сөйләделәр.

Кисәтү әңгәмәсе барышында автомобиль йөртүчеләрнең күбесе иминлек каешларын эләктерергә кирәклеген билгеләп үттеләр. Озак еллар машина йөрткән Алексей Главнов та шулай дип саный.

– Руль артына утыруга ук, каешны эләктерәм. Хатыным да шулай эшли. Балалар да һәрвакыт эләктерелгән. Бу бит безнең иминлек! Юлда төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин, хәтта кинәт тормозга басканда яки тизлекне арттырганда да бәрелү һәм җитди имгәнү алу куркынычы бар, ә иминлек каешы белән мондый куркыныч кими. Бөтен җирдә: шәһәрдә, авылда, трассада йөргәндә дә иминлек каешын эләктерергә кирәк, – ди машина йөртүче.

Алексей белән бергә автомобильдә аның хатыны һәм балалары да бар иде. Аларның барысы да иминлек каешы белән эләктерелгән иде.

Игътибар!

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, иминлек каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче иминлек каешын эләктерергә һәм пассажирлардан да моны таләп итәргә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев