Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машина йөртүчеләр кечкенә пассажирларны ташу кагыйдәләрен үтиләрме?

Балалар һәм юл

Әлеге кисәтү чарасы балаларны махсус утыргычлардан башка йөртү очрак ларына чик кую максаты белән үткәрелә. Чөнки, статистикага караганда, һәлакәтләрнең иң авыры пассажир балалар белән теркәлә.

Аның кысаларында 5нче номерлы балалар бакчасында «Иң кадерле кешеңне эләктер» дигән чара оештырылды. Педагоглар малайларга һәм кызларга сәфәр вакытында автомобильдә үз-үзләрен дөрес тоту кагый дәләрен үзләштерергә ярдәм итәргә тырыштылар. Сабыйлар транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фильм карадылар, балалар өчен билгеләнгән тотып тору җайланмаларын ничек эләктерергә кирәклеген практикада өйрәнделәр. Әти-әниләр дә бу акциягә кушылдылар: «Иң кадерле кешеңне эләктер» челленджында катнаштылар.

– Бүгенге көндә шәһәребездә балалар арасында юл имгә нүләре дәрәҗәсе югары булып кала. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында балалар катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте була, – дип билгеләп үтә ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рафис Гарифуллин. – Шуларның сигезендә яшь пассажирлар була, нәтиҗәдә, бер баланың гомере өзелә, 13 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.

Машина йөртүче әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсем килә: үз балаларыгызның иминлеген кайгыртыгыз – автокресло сатып алырга акча жәлләмәгез, баланы иминлек каешы белән эләктерергә онытмагыз. Балаларыгызның иминлегенә җитди карагыз.

12 яшькә кадәрге балаларны җиңел машинаның – алгы утыргычында, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөртү аларның авырлыгына һәм буена туры килә торган махсус тотып торучы утыргычлар кулланып башкарылырга тиеш. Без 12 яшькә кадәрге яшь пассажирларны тотып торучы махсус җайланмада арткы утыргычта йөртергә киңәш итәбез.

Нәкъ менә шул вак-төяк ләр еш кына куркыныч фаҗигаләргә китерә дә инде. Өстәвенә, автомобиль белән исерек хәлдә идарә итәргә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуга юл куярга ярамый.

Юл хәрәкәтендә катнашучы балаларга аерым мөрәҗәгать итәсем килә: юлларда игътибарлырак булыгыз! Юлны җәяүлеләр кичүеннән генә аркылы чыгыгыз. Юлның машиналар йөри торган өлешенә чыкканчы, автотранспортның якын булмавына инаныгыз, юл билгеләре һәм светофор сигналлары күрсәтмәләрен тайпылышсыз үтәгез. Бер генә очракта да машина юлына кинәт кенә йөгереп чыкмагыз, чөнки машина йөртүчегә автомобильне туктату өчен вакыт кирәк.

Сүз уңаеннан

«Бала – төп пассажир!» операция се 20 июльдән 30 июльгә кадәр үткәрелә. Ул башланганның дүрт көнендә генә дә җирле Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан кечкенә пассажирларны ташу кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев