Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә гаепле...

Шәһәр һәм район юлларында апрельнең үткән ун көнендә зыян күрүчеләр белән җиде юл-транспорт вакыйгасы булды: ике кешенең гомере өзелде, ун кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның өч аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда авыр тән җәрәхәтләре белән булган юл-транспорт вакыйгалары саны сизелерлек кимеде....

Язгы-җәйге чор җитү белән, ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы Госман Хәкимов билгеләп үткәнчә, урамнарда транспорт агымы сизелерлек арта. Кышын шәхси транспорт белән файдаланмаучылар да (мондыйлар арасында пенсия яшендәге машина йөртүчеләр күп), шулай ук велосипедчылар, мотоциклчылар руль артына утыра. Юлның машиналар йөри торган өлешенә чиста асфальт эзләп пычрак, боз каткан тротуарлардан җәяүлеләр дә чыга. Алар нәкъ менә шулай аварияле хәлләр китереп чыгаралар. Бәхетсезлек миңа кагылмас дип уйлау да дөрес түгел, чөнки алда нәрсә буласын берәү дә белми.
14 апрель көнне Гафури урамында җәяүлеләр сукмагы булмаган урыннан юлны аркылы чыгучы 89 яшьлек хатын-кызны бәрдерәләр. Алган җәрәхәтләрдән ул дәваханәдә вафат була.
Шул ук көнне нефтебаза районында да юл-транспорт вакыйгасы була. 53 яшьлек квадрацикл йөртүченең кинәт кан басымы күтәрелү сәбәпле, хәле начарлана һәм ул транспорт белән идарә итә алмыйча, әйләнеп каплана. Төрле җәрәхәтләр белән ир-ат хастаханәгә эләгә. 16 апрель көнне Чистай-Нурлат автотрассасының 12 нче километрында фаҗига була. Сәбәбе -"Приора" автомобилен йөртүченең билгеләнгән тизлек режимын арттыруы, бу машинаның әйләнеп каплануына китерә. Әлеге фаҗигадә биш кеше зыян күрә. Берничә көн элек урта яшьләрдәге ир-ат тәгәрмәч астына эләгеп вафат була. Ул исерек хәлдә Чистайга кергәндә юлның машиналар йөри торган өлешендә егыла. Мөгаен, нык исерек булуы аңа билгеләнгән урынга барып җитү мөмкинлеге бирми һәм тәүлекнең караңгы вакытында юлда аунап ятучы ир-атны машина таптап китә. 13 апрель көнне исерек хәлдә булган мотоцикл йөртүче юл-транспорт вакыйгасына эләгә. Ул К. Маркс урамындагы күпер янында каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм чит ил машинасына килеп бәрелә. Юлга кузгалыр алдыннан ул үз танышы белән яхшы гына салып алалар, дөрес пассажир бары тик курку белән генә котыла, билгеле, нәрсә булганын аңларлык хәлдә булган булса. Ә менә мотоцикл йөртүче төрле тән җәрәхәтләре ала.
Күргәнегезчә, юл хәрәкәтендә катнашучы барысы да - машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә, пассажирлар да кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле, күңелсез статистиканы тулыландыралар. Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгалары аеруча борчу тудыра. Җәйге каникуллар вакытында аларның саны арта. Узган өч айда шундый өч бәхетсезлек очрагы булды. Бер пассажир бала һәлак булды, ә бишесе зыян күрде, узган елның шул чорында да нәкъ шундый ук статистика.
Балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү чараларының берсе булып яшь юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәрү, алар белән кисәтү әңгәмәләре уздыру тора. Язгы каникул көннәрендә аларда ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә мәгариф учреждениеләре укытучылары да катнашты. Балалар үз хаталарын таныдылар һәм башка аларны кабатламаска вәгъдә бирделәр.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да юлларда, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында игътибарлырак булуларын, юл кагыйдәләрен үтәүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев