Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мария Есипова 60 елга якын гомерен эшкә багышлаган.

«Миңа ышаныч күрсәтүләре сөендерә»

Энергиясе ташып торган, инициативалы, үз дигәнендә нык торучы, тырыш, ул хәзер дә хезмәт эшчәнлеген дәвам итә – мебель фабрикасы микрорайонының территориаль җәмәгать советын җитәкли.

Узган якшәмбедә Мария Михайловна олы юбилеен билгеләп үтте. Без аның белән территориаль җәмәгать советы бинасында очраштык, башкарылган һәм башкарыласы эшләр турында сөйләштек.

Мин килгәндә Мария Михайловна үз кабинетында эш өстәле артында утыра иде. Соңыннан әңгәмәдәшем аңлатканча, ул булачак грант проекты өстендә эшли икән.

– Эш көтеп торыр, утырыгыз, – диде елмаеп Мария Михайловна, кәгазьләрне читкә куеп. Без шунда ук сөйләшеп киттек.

– Мин сугыш беткән елны Актау авылында дөньяга килгәнмен. Бу бик авыр вакытлар иде, мин ачлык-ялангачлыкның нәрсә икәнен бик яхшы беләм. Миннән кала тагын өч бала үскән гаиләбез авыр яшәде. Өлкәннәрдән әни һәм әби бар иде, ә ир-атлардан башка, үзегез дә аңлыйсыздыр, хуҗалыкта күп эшләрне безгә, балаларга, башкарырга туры килде. Әмма шундый авыр мизгелләрне кичерергә туры килгәнгә күрә, мин авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне аңларга өйрәндем, аларның проб лемаларын үзем аша үткәрәм. Бу бөтен хезмәт эшчәнлеге дәвамында миңа ярдәм итә, чөнки кешеләр белән күп очрашырга һәм аралашырга туры килә, – ди Мария Михайловна.

Мария Есипованың өзлексез хезмәт стажы 58 ел тәшкил итә. Ул Кубас мәктәбендә укытучы булып эшли, аннары 1969 елда ВЛКСМ шәһәр комитетының икенче сәркатибе, ә 1973 елдан «Белем» җәмгыятенең җаваплы сәркатибе итеп сайлана. 10 елдан соң Мария Михайловна КПСС шәһәр комитетының идеология бүлеге инструкторы вазифасына билгеләнә. 1991 елда аны халык депутатлары район Советы рәисе урынбасары итеп, соңрак шәһәр һәм район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп сайлыйлар. Әйтергә кирәк, Мария Есипова һәрвакыт диярлек мәдәният, мәгариф, спорт, социаль өлкә мәсьәләләрен алып бара.

– Төп басымны без кадрлар мәсьәләсенә юнәлтә идек. Белгечләрне җәлеп итәргә, аларга булышлык күрсәтергә, үсәргә ярдәм итәргә тырыштык, шулай итеп без киләчәккә өлеш керттек. Шәһәребезгә спорт тренерлары гаиләсен чакыруыбыз хәтердә. Вакыт узу белән алар, төрле ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәткән лаеклы укучылар тәрбияләп, зур уңышларга ирештеләр. Билгеле, туксанынчы елларда катлаулы эш чоры да булды. Күпчелек кешеләр авыр шартларда яшәде, кабинетка ярдәм, мәсәлән, дәвалану өчен дарулар белән ярдәм итүебезне сорап кергән кешегә акча булмау сәбәпле, ярдәм кулы суза алмаган вакытларда йөрәк әрни иде. 90нчы елларда ятим балалар күбәйде, аларны коткару өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк иде. Нәкъ менә шул вакытта приют төзү мәсьәләсе хәл ителде. Соңрак картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернат, мәшгульлек үзәге төзелде, – дип сөйли Мария Есипова.

Мария Михайловнаның бөтен хезмәт юлы туган шәһәре, районы белән бәйле. Аның фидакарьлеге һәм үз эшенә җаваплы каравы, игелек кылу, кешеләргә ярдәм итү теләге Чистай тарихында истә калырлык эз калдырды. Мария Есипова әйтүенчә, эштә дә, тормышта да ул һәрвакыт: «Әйткән сүз – башкарылган эш» – дигән принципка таяна. Ул чистайлыларны Геройлар Аллеясында мәңгеләштерүдә, патриотик һәм яшүсмерләр клубларын, җәмәгать оешмаларын, яшьләр берләшмәләрен, сугышчан дан һәм шәһәр тарихы музейларын булдыруда актив катнашты. Ә аның җитәкчелегендә барлыкка килгән мәдәни-массакүләм чаралар соңыннан күркәм гадәткә әверелде.

– Тормышымда кызыклы вакыйгалар да, уңышка ирешкән һәм бәхетсезлеккә юлыккан вакытлар да, гаиләмдә шатлык һәм кайгы-хәсрәт тә булды – барысын да кичерергә туры килде. Минем шәхси тормышымда берни белән дә тутыра алмаслык югалтулар булды, әмма төшенкелеккә бирелмәскә, дөньяга ачулы карамаска, өлешемә төшкән сынауларны лаеклы кичерергә тырыштым. Күп очракта, мөгаен, эшем ярдәм иткәндер. Минем йөрәгемдә әлегә кадәр мәхәббәт, тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт яши – бу миңа хәрәкәт итәргә, иҗат итәргә, киләчәккә күтәренке рух белән карарга көч бирә. Ә тагын минем йөрәгемдә кешеләргә рәхмәт яши. 58 ел эчендә мин янымда яхшы кешеләр булмаса, боларның барысына да ирешә алмас идем. Күп еллар бергә эшләгән Степан Ильич Антонов һәм Григорий Григорьевич Полющенков минем хәтеремдә мәңгегә калачаклар, – ди әңгәмәдәшем.

Соңгы 8 елда Мария Есипова «Мебель фабрикасы» территориаль җәмәгать үзидарәсен җитәкли, анда 4 меңнән артык кеше яши.

– Хәзерге эшегездә күпьеллык тәҗрибәгез ярдәм итәме?

– Ул эшчәнлегемнең нигезе булып тора. ТҖСны җитәкләргә тәкъдим иткәч, минем икенче сулышым ачылгандай булды, этәргеч, яңа максатлар барлыкка килде, менә шулай мин җәмәгать советы эшенә кереп киттем. «Үзем дә күп еллар яшәгән микрорайонда яшәүчеләр өчен нәрсә эшли алам? Аларны чараларга ничек җәлеп итәргә, нинди ярдәм күрсәтергә?» – үз-үземә шундый сораулар бирдем һәм идеяләр туа башлады. Без башкара алган беренче эш – искиткеч матур Мәхәббәт һәм татулык бакчасы. Шушы еллар эчендә без 6 грант оттык, аларның күбесе микрорайон территориясен төзекләндерүгә тотылды. Хәзер тагын берне язам. Миңа безнең микрорайонда эшләүче актив кешеләр, депутатлар, предприя тие һәм оешма җитәкчеләре ярдәм итә. Беләсезме, бу 8 ел бер көн кебек үтеп китте! – ди Мария Михайловна.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ТҖС каршында «Дубравушка» ансамбле оешкан, анда җирле халык җырлый, балалар өчен түгәрәкләр һәм секцияләр эшли, шулай ук урамнарны, йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча конкурслар, чәчәкләр бәйрәмнәре, юбилярларны, хезмәт кешеләрен хөрмәтләү һәм башка чаралар үткәрелә.

Мария Есипова кабинетындагы диварда аның уңышлары һәм казанышлары турында сөйләүче бик күп дипломнар, грамоталар, Рәхмәт хатлары бар.

– Минем өчен иң мөһиме биредә яшәүчеләрдән рәхмәт сүзләре ишетү. Кешеләрнең миңа ышаныч күрсәтүләре сөендерә, – ди әңгәмәдәшем.

Мария Михайловна белән әңгәмәне без яшеллеккә һәм чәчәкләргә күмелгән Мәхәббәт һәм татулык бакчасында төгәлләдек. Без эскәмиядә утырган берничә минут эчендә бакча аша берничә кеше үтте. Һәркем Мария Михайловна белән елмаеп исәнләште, ә ул аларның хәл-әхвәлләре белән кызыксынды.

– Безнең микрорайонда менә шундый ачык кешеләр яши! – диде елмаеп Мария Михайловна.

Без Мария Есипованы юбилее белән котлыйбыз. Аңа сәламәтлек, планнарны тормышка ашыруда уңышлар һәм, әлбәттә, яңа идеяләр телибез!

Әйтергә телибез

Дмитрий Иванов, Чистай районы башлыгы:

– Хезмәт эшчәнлеге дәверендә Мария Михайловна социаль яклау, мәдәният, мәгариф тармакларын торгызуга бәяләп бетергесез өлеш кертте. Ул зур эш тәҗрибәсе туплаган кеше, территориаль җәмәгать советы белән җитәкчелек иткәндә ул аннан оста файдалана. Ул һәрвакыт яңа идеяләр эзли, алар күпчелек очракта тормышка ашырыла. Аның энергиясе һәм күңел күтәренкелеге көнләшерлек. Тагын озак еллар шулай булсын. Мария Михайловна, юбилеегыз котлы булсын! Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим!

Мария Матросова, микрорайонда яшәүче:

– Безнең микрорайонда Мария Михайловна җитәкчелегендә территориаль җәмәгать үзидарәсе барлыкка килү белән уңай үзгәрешләр булды. Бу 4нче номерлы мәктәпкә илтүче төзекләндерелгән тротуар белән яңа юл да, гүзәл бакча, балалар мәйданчыгы һәм бик күп башка нәрсәләр. Ул хезмәт сөючән һәм үз эше өчен җан атып торучы кеше. Мария Михайловнага сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар телим, ул озак еллар хезмәт сафында булыр дип ышанам!

Марат Харисов, Чистай җылылык челтәре предприятиесе җитәкчесе, «Мебель фабрикасы» территориаль җәмәгать советы рәисе:

– Мария Михайловна белән без күптәннән таныш. Соңгы елларда иңгә-иң куеп эшлибез. Ул инициативалы, максатчан кеше, аның турында «идеяләр генераторы» дип әйтсәм, һич ялгыш булмас. Менә дигән җитәкче буларак, Мария Михайловнага хас булган тагын бер сыйфат – кешеләр белән уртак тел таба белү. Юбилеегыз белән, сезне, Мария Михайловна! Энергиягез һәрвакыт ташып торсын, сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев