Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марина Тукова республика конкурсының финалына үтте

Марина Тукова «Нечкәбил» аналар һәм гаилә, матурлык республика конкурсында менә дигән чыгыш ясады, ул ТР Президенты ярдәмендә «Нык гаилә» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында уздырыла. Ул финалга узды, ихластан котлыйбыз!

Әлеге ханым сабырлыгы, зирәклеге, кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә булуы, тыйнаклыгы белән гаҗәпкә калдыра, аның белән аралашуы җиңел һәм рәхәт. Ирле-хатынлы Туковлар алты бала тәрбияләп үстергәннәр: Ярослав, Алена, Павел, Анастасия, Анна, Кирилл алар белән хаклы рәвештә горурлана алалар. Күп балалы әни, сүз уңаенда, әби булырга да өлгергән. Алена ире белән Аллаһка хезмәт итү юлын сайлаганнар, Яңа Чишмәдә яшиләр.
Марина Демьян кызы Чистай Выселкасы авыл мәдәният йортында эшли, ике менә дигән «Сказ», «Светелка» коллективлары булдырган һәм алар белән җитәкчелек итә.
- Без махсус «Кар кызы» әкиятенә әзерләнгән декорацияләрне кулландык, - дип сөйли Марина Тукова. - Тиешле атрибутлар: мич, мичкә (аларны мин кул астындагы материаллардан ясадым) белән борынгы рус өе интерьеры килеп чыкты. «Гаилә кунакчыллыгы» өстәлен көйләү мәҗбүри шарт иде. Ул рус кухнясы ашлары белән төзелде: тутырылган балык, кабактагы ботка, бәлеш, кыздырган дуңгыз, «Чистополь» сүзе язылган прәннек, койка, һәм, әлбәттә, гадәттәгечә коймаклар, бал, пироглар...
Тагын әлеге сый-хөрмәтләр арасында мактаулы урынны «Рябинка» курчагы алды, ул борынгы вакытта крестьян өйләрендә гаилә саклаучы булып хезмәт иткән, бай уңыш гарантиясе булган.
Туковлар гаиләсе «Гаилә тормышы түгәрәге» дигән күренеш белән чыгыш ясаганнар, әлеге сценарий алдан ук Казанга җибәрелгән һәм фестивальнең баш режиссеры аны хуплаган. Аның нигезенә Марина Демьян кызы үзенең шигырьле поэмасын салган. Беренче чын репетицияне 6 сентябрьдә генә үткәргәннәр. Авырлык шунда булган: чыгыш ясауга бүлеп бирелгән 7 минутка сыешырга кирәккән. Программа 9 өлешкә бүленгән, һәрберсенең асылын санаулы секундларда ачып өлгерергә кирәк булган. Шуның өстенә сәхнәдәге 27 кешене дә катнаштырырга әле. Һәр өлеш йола әйлән-бәйләне белән төгәлләнгән.
«Без «Гаилә тормышы түгәрәге» күренешен тәкъдим итәбез, димәк, гаилә туган мизгелне, аның кызыксыну, традицияләр даирәсен шул исәптән ел фасыллары алышыну белән бәйләп, күрсәтергә телибез», - шулай матур, якты, төрледән-төрле номерлар белән бизәлгән чыгыш башланып китте.
- Булачак чыгышыгыз турындагы хәбәрне якыннарыгыз ничек кабул итте?
- Тормыш иптәшем һәм улларым, әлбәттә, күңелләрендә минем өчен шатлансалар да, башта оялдылар, аннан соң миңа ярдәм итәргә булдылар. Ә кызлар кечкенәдән чыгыш ясыйлар, сәхнәдә үзләрен иркен тоталар. Тик без барыбыз да дулкынландык, әмма конкурс моңа тора, бик кызык булды. Күпме хатын-кыз-әниләр балалары, тормыш иптәшләре белән катнашты, бу исә гаиләне берләштерә!
Туковлар өч «Гаилә традиция­ләре», «Гаиләң турында иң яхшы инша» һәм «Интернет-тавыш бирү» номинацияләрендә җиңүче булганнар.
- Безнең өчен тавыш бирүчеләргә, конкурска әзерләнергә ярдәм итүчеләргә: «Светелка»дан кадерле артистларыма, җитәкче Ольга Рыжова һәм методист Ирина Игнатьева йөзләрендә мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләшкән системасы коллективына, бөтен гаиләбез һәм «Светелка» ансамбле өчен костюмнар теккән мәдәният бүлегенең тегү цехы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсе килә. Конкурста безнең өчен ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина да җан атып торды.
Хәзер гаиләне тагын да җитдирәк әзерлек көтә, уңышлар аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай