Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марина Тукова «Нечкәбил» республика конкурсында ярымфиналга чыкты

Чистай аналар һәм гаилә, матурлык республика кон­курсы «Нечкәбил»нең сайлау туры узган шәһәр­ләрнең берсе булды.

Ул Татарстан Республика­сын­да «Бердәм Россия» пар­тия­сенең «Нык гаилә» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Конкурсны ачу тантанасында кабул итүчеләр исеменнән форумда катнашучыларны һәм кунакларны «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламлә
- Без нык, тату гаиләләрне хөрмәтлибез, 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә мәхәббәттә һәм татулыкта гомер кичерү­челәргә карап сокланабыз, - дип билгеләп үтте Михаил Ксенофонтов.
Залда, чыннан да, бергә озак гомер кичерүләре, оптимизмнары, ачыклыклары белән сок­ландыручы парлар җыелган иде. Сәхнәгә бүләкләү өчен Молоствовлар, Хөснуллиннар, Макаровлар, Меркурьевлар гаиләләре чакырылды. Алар барысы да юбилярларның ЗАГС бүлегендә сакланучы Мактау кәгазенә кертелделәр. Шунысы сөенечле, мондый гаиләләр белән безнең Чис­тай җире аеруча горурлана. Безнең бүгенге конкурста катнашучылар да һәрберсе сокланырлык: балалар үстерәләр, гаилә традицияләрен ныгыталар, төрле өлкәләрдә хезмәт итәләр, шулай ук алар төрле сәләтләре белән дә безне шатландырып торалар.
Кадерле хатын - кызларыбыз, рухи өлкәгә караган гаилә кыйммәтләрегез белән уртаклашырга теләвегез өчен ихластан рәхмәт, - дип җылы сүзләр белән конкурсантларга мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасында «Нык гаилә» федераль партия координаторы Изольда Жукова. Ул аларның һәрберсенә быел расланган «Менә дигән гаиләләр тормышы» дигән Диплом тапшырды.
Ярымфиналга чыгу өчен якын-тирәдә урнашкан җиде район вәкилләре көч сынашты. Алар арасында безнең якташыбыз Марина Тукова да бар иде. Сүз уңаеннан, ул безнең Чистай Выселкасы Мәдәният йортында режиссер булып эшли, танылган иҗади коллективлар: «Сказ» театрын (аңа былтыр халык театры исеме бирелде) һәм «Светелка» балалар фольклор ансамблен оештырды һәм алар белән җитәкчелек итә. Туковлар гаиләсендә алты бала: Ярослав, Алена, Павел, Анастасия, Анна, Кирилл үсә.
- Азрак дулкынланам, - дип ачылып китә Марина Демьяновна. - Бу вакытка видео тәкъдим итү әзерләргә кирәк иде. Минем исә әзерләнергә дә вакытым бик аз калды. Чөнки безнең гаиләдә шушы көннәрдә генә күңелле вакыйга булды: олы кызыбыз Аленаны кияүгә бирдек. Никахлашу тантанасында Түбән Кама һәм Чистай епискобы Пармен үзе катнашты. Кызыбыз да, киявебез дә чиркәүдә эшлиләр, алар Аллаһыга хезмәт итү юлын сайладылар.
Конкурс башланыр алдыннан Марина Тукова янына 2015 елда уздырылган «Нечкәбил» конкурсы призеры Тәнзилә Блюмберг килде һәм алдагы конкурсларда аңа ярдәм итәр­гә теләвен белдерде, уңышлар теләде! Конкурсның элеккеге катнашучысы киңәшләре бик тә урынлы. Әлеге изге теләкләр шулай ук Алексеевск поселогыннан Ирина Маташовадан, шулай ук берничә еллар элек үзенең гаиләсе белән шушы конкурсның биек­леген яулаган Чистай педагогы Әлфия Хәкимовадан да яңгырады. Конкурс исә Татарстан Респуб­ликасы Президенты ярдәме белән унөченче тапкыр үткәрелә инде...
Ачылу тантанасы тәмам­лан­ганда һәрбер катнашучыны аерым әңгәмәгә чакырдылар. Мәңгелек ру­хи кыйммәтләр, мавыгулар, әхлакый кануннар, гаи­лә традицияләре турында сөйләштеләр... Йөзеннән нур балкып торучы, әйләнә- тирәдәгеләргә яктылык өлә­шүче Марина Тукова сәясәт эшлеклеләре, иҗади, фәнни интеллигенция вәкилләре кергән мәртәбәле жюри әгъзаларын әсир итә алды.
- Барлык конкурсантлар да «Нечкәбил»нең матур титулына лаеклы, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклаша ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина. - Ә безнең конкурсантыбыз барысын да үзенең рухи матурлыгы, фикерләү сәләте, актив тормыш позициясе белән сокландырды. Ул - искиткеч әни, өй җылысын саклаучы, үз эшенең остасы. Аның балалар һәм үсмерләр арасында чын халык җәүһәрләрен саклауга керткән өлеше таң калдыра һәм олы хөрмәт уята. Аларның авылында балаларның борынгы рус халык традицияләре белән кызыксынулары һәм аларны саклауда үзләреннән өлеш кертүләре искиткеч!
Марина Тукова «Нечкәбил» республика конкурсының ярымфиналына үтте, ул сентябрьдә булачак. Безнең котлауларны кабул итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X