Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марат Галиев: «Чистай җитди үзгәрешләр үрнәге булып тора»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәис Марат Галиев җитәкчелегендә безнең районда барган үзгәрешләргә бәя бирде.

Шәһәргә килгәч, ТР Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр һәм район министрлыклары вәкилләре «Чистай» индустриаль паркында булдылар. Биредә алар сыра кайнату заводы һәм аяк киемнәре фабрикасы эшчәнлеге белән таныштылар. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Чистай» индустриаль паркы мәй­данчыгында актив рәвештә яңа предприятиеләр төзелә, яңа эш урыннары булдырыла. 

Аның иң эре резидентларының берсе – «Ак Кремль» сыра кайнату заводы. Предприятие директоры Никита Мингалев кунаклар өчен экскурсия үткәрде, эшчәнлекләре турында сөйләде һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты. Хәзерге вакытта заводта 300дән артыграк кеше эшли. Производство киңәю сәбәпле, заводта 30дан артыграк яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. 

Депутатлар тудырылган шартлар һәм ил күләмендә сыра продукция­сенең көндәшлеккә сәләтен арттыру перспективалары белән кызыксынды.

Күннән һәм полимердан махсус аяк киемнәре җитештерү белән шөгыльләнүче «Барс» компаниясе фабрикасында делегация җиһазлар һәм җитештерелә торган продукция белән таныштылар. Директор Максим Салаев сүзләренә караганда, фирма продукциясенә республикада гына түгел, ә аннан читтә дә ихтыяҗ зур.

Индустриаль мәйданчык тер­ри­ториясендә тагын берничә предприятие: төрле билгеләнештәге насослар өчен детальләр җитештерә торган «КамЛит», полиэтилен торбалар җитештерү белән шөгыльләнүче «Гиперион», «Уңыш технологиясе» – яшеллек үстерү буенча теплица комплексы урнашкан. 

Шуннан соң депутатлар хаки­мияттә киңәшмә уздырды, анда моношәһәрләрдә инфраструктура үсеше проблемалары турында фикер алышты. Бирегә җыелганнарны Чис­тай районы башлыгы Дмитрий Иванов сәламләде. Парламент комитеты җитәкчесе Марат Галиев билгеләп үткәнчә, Чистай җитди үзгәрешләр үрнәге булып тора.

– Бүген күргәннәремнән канәгать калдым. 90нчы еллардан башлап районның нинди торгынлык хәлендә булуын хәтерлибез. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусы ярдәмендә Чистай бу халәттән чыга. Шактый алга китеш сизелә, шәһәр матурлана һәм тәртипкә китерелә, әйтерсең ул яңадан торгызыла. Үсеш планнары, тормышка ашкан очракта, яхшы тәэсир калдыра, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Марат Һади улы.

Республиканың күп шәһәрләре өчен хас проблемалар турында Татарстанның Төзелеш министрлыгы җитәкчесе урынбасары Владимир Кудряшов сөйләде:

– Бу инженер челтәрләренең тузуы һәм аларны модернизацияләү кирәклеге белән бәйле. Чистайда да су белән тәэмин итү челтәре шактый искергән. Корыч һәм чуен су үткәргечләр системада 30 елдан 90 елга кадәр эшли. Шул сәбәпле ел саен су үткәрү челтәрләрендә аварияләр була. 

Моношәһәрдә бизнес өчен инфраструктура торышы турында утырышта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Ләйсән Кашапова сөйләде:

– Татарстан җирлегендә булдырылган биш территориядән «Чис­тай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясен резидентларга керү өчен иң түбән киртәләр аерып тора: капиталь кертемнәр күләме – 2,5 миллион сумнан да ким, яңа эш урыннары саны 10 берәмлектән дә ким булмаска тиеш, – дип билгеләп үтте Ләйсән Хәмзә кызы. 

Фикер алышуга нәтиҗә ясап, Марат Галиев кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм инфраструктураның актив үсүен дәвам итүен теләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев