Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Малайның хыялы тормышка ашты– аның яңа гитарасы бар

Дмитрий Иванов Чистай балалар йортында тәрбияләнүче малайның хыялын тормышка ашырды. 13 яшьлек Алмазга ул гитара бүләк итте.

Малайның хыялы турында Дмитрий Иванов республика «Теләкләр чыршысы»ннан открытка алгач белә. Алмаз, балалар йортында тәрбияләнүче башка балалар кебек үк, Яңа ел теләкләре белән хатны ел саен яза.

– Алмаз, сине якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Бүләк ошар һәм син әлеге музыка коралында бик теләп уйнарсың дип өметләнәм. Уңышлар сиңа! Үз максатыңа таба кыю рәвештә бар, тормышыңда барысы да яхшы булыр дип ышанам, – диде Дмитрий Иванов.

Музыка уен коралын Дмитрий Алексеевич автор-башкаручы Таһир Мөхәммәтов белән бергә тапшырды. Алмазның теләге шундый иде.

– Яңа ел каникулларыннан соң сине «Восток» мәдәни-ял итү үзәгенә үземнең дәресләремә көтәм, – дип чакырды яшь гитарачыны Таһир Мөхәммәтов.

Алмаз 7нче сыйныфта укый. Ул мәктәптә дә, балалар йортында да үткәрелә торган күп кенә чараларда актив катнаша. Сүз уңаенда, анда ул балалар үзидарәсе президенты булып тора. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, малай гитарада уйнап җырларга ярата.

– Минем хыялымны тормышка ашырганы өчен Дмитрий Алексеевичка рәхмәтлемен. Мин гитарада берничә көй уйный беләм инде. Хәзер, яңа музыка коралына ия булгач, тагын да күбрәк шөгыльләнәчәкмен. Өстәвенә, мине Таһир абый үзе укытачак, – ди Алмаз.

Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» акциясе «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылды, ул 2014 елда Татарстанда ирекле инициатива буларак старт алды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев