Иртәгә Скарятинский бакчасында «Бәхетле балачак» дигән бәйрәм программасы була.
10 сәгатьтә «Балачак шәһәренә юл» - костюмнардан йөрү була.
10 сәгать 40 минутта - «Муха-Цокотуха» спектакле.
14 сәгатьтә балалар өчен мультфильмнар күрсәтү оештырылачак.
15 сәгатьтә - «Панда» хореография коллективының музыкаль открыткасы.
17 сәгатьтә малайларны һәм кызларны «Балалар иҗаты салават күпере» программасының концерт номерлары һәм «Дус-тату әйлән-бәйлән» бәйрәм программасы сөендерәчәк.
18 сәгатьтә балалар техникасы парады, «Игелек-кибет» ярминкә-сату, «Балачак территориясе» уен программасы оештырыла.
Бу көнне шулай ук балаларны «Винни Пух һәм компания» курчак спектакле, «Акыллы балалар илендә» спорт программасы һәм бик күп туңдырма көтә! Мастер-класслар эшләячәк. Кич белән, 19 сәгатьтә, барысын да балалар дискотекасы үзенә чакыра.
«Татнефть-Олимп» стадионында, 12 сәгатьтә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен спорт-күңел ачу чарасы була.
Программада - спортның төрле төрләре буенча мастер-класслар, асфальтта иң яхшы рәсемгә конкурс, армрестлинг буенча ярышлар. Бөтен гаилә әгъзаларыннан ГТО нормативларын кабул итү, шуннан соң значоклар тапшыру була.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев