Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Малайлар һәм кызлар грант проектларын тормышка ашыралар

Тормышта үз урыныңны табу – җиңелләрдән түгел, ә олы тормышка ата-ана ярдәменнән башка аяк басу тагын да катлаулырак.

Бу бурычны хәл итү һәм балаларга булачак һөнәрләрен сайларга ярдәм итү, финанс гармоталылык нигезләрен булдыру өчен Чистай балалар йортында берничә грант проекты тормышка ашырыла.
Тәрбиячеләрнең һәм педагогларның бурычы – балаларга җәмгыятьтә үз урыннарын табу өчен уңышлы шартлар тудыру гына түгел, ә олы тормышта, һичшиксез, кирәгәчәк шөгыльләргә өйрәтү. Шундый мөһим күнекмәләрнең берсе булып акчаны грамоталы бүлү, бюджетны планлаштыру тора.
Куелган бурычларны тормышка ашырырга балалар йортында тәрбияләнүчеләр тарафыннан эшләнгән грант проектлары ярдәм итә.
– 2016 елдан башлап безнең балалар йорты «Ак Барс Созидание» хәйрия фондының берничә грант проектында катнаша, – дип билгеләп үтте балалар йортында тәрбияче, проектлау буенча эшче төркем җитәкчесе Алевтина Артемьева. – Бүген дәүләт үсеп килүче буынның финанс гармоталыгына басым ясый. Һәм без, теләсә кайсы башка учреждение кебек үк, әлеге таләпләргә туры килергә тырышабыз. Хәзерге вакытта балалар йорты диварларында дүрт грант проекты тормышка ашырыла, тагын берне башлап җибәрергә акча керергә тиеш.
Проектлар кысаларында балалар үз иҗат потенциалларын үстерәләр: алар көнкүрештә кирәкле әйберләр, төрле кул эшләнмәләре ясау белән шөгыльләнәләр, тегәргә өйрәнәләр, үзләрен аниматорлар һәм хәтта курчак белән эшләүчеләр ролендә сынап карыйлар.
– Малайлар һәм кызлар откан беренче проектларның берсе «Балачак территориясе» дип атала, ул балалар мәйданчыклары эшен оештыруга юнәлгән. Грант акчасына без анимация чаралары үткәрү өчен костюмнар сатып алдык. Бездә тәрбияләнүчеләр бәйрәмнәр вакытында балалар мәйданчыкларына чыгалар, сабыйлар белән төрле конкурслар һәм уеннар үткәрәләр, – ди Алевтина Александровна. – Икенче проект «Мөстәкыйль балалар» дип атала. Ул кызларга һәм малайларга төрле кул эшләнмәләре ясарга һәм аларны шәһәр ярминкәләрендә сатарга мөмкинлек бирә. Кергән акча балалар йорты ихтыяҗларына тотыла. «Тукыма әйберләр» дә моңа охшаш проект булып тора. Аның кысаларында балалар аш бүлмәсе кирәк-яраклары һәм интерьер әйберләре: уенчыклар, мендәрләр, сөлгеләр, энә тартмалары ясыйлар. Килешегез, аларны шәхси куллануга яки бүләккә алу күңелле.
Бездә тәрбияләнүчеләр, башка яшүсмерләр кебек үк, акчаны грамоталы тота белмиләр. Бу проектлар балалар акча эшли һәм аны дөрес файдалана белсеннәр өчен эшләнә. Чөнки теләсә нинди кешенең уңышка ирешү сере аның социаль актив һәм финанс яктан гармоталы булуында.
Болар балалар йортында тәрбия­ләнүчеләр тарафыннан уңышлы тор­мышка ашырыла торган проект­ларның әле берничәсе генә. Әмма аларның иң күләмлесе, мөгаен, «Күңелле атынгыч» проектыдыр. Балалар күптән инде үз курчак театрын булдыру турында хыялланганнар һәм менә ул тормышка ашкан. Грант акчасына спектакль кую өчен кирәкле әйберләр сатып алынган.
Пәрдә, курчаклар, декорацияләр, курчакларны тавышлыландыру өчен актерлар – барысы да чын театрдагы кебек. Текстларны өйрәнү өчен малайларның һәм кызларның тырышулары, даими рәвештә репетицияләргә йөрүләре күренеп тора. «Царевна-лягушка» әкияте буенча куелган спектакльдәге әкият геройлары образларына оста керәләр, матур сөйлиләр. Режиссер спектакльгә шундый үзенчәлекле күренеш керткән, ясалма уклар тамашачылар залына очалар.
Әкият геройлары дус-тату булырга, бер-берсен кыерсытмаска һәм аңларга өйрәнәләр. Дөрес, тормышта барысы да катлаулырак, әти-әнисез калган балалар моны яшьтәшләренә караганда яхшырак беләләр.
– Курчак театрын оештыру уе миңа күптән килде. Минем аны тормышка ашырасым килде һәм мин үз проектымны якларга бардым һәм грант оттым, – ди балалар йортында тәрбияләнүче, әлеге учреждениенең үзидарә президенты Михаил Ратке. – Әлегә без репетицияләр ясыйбыз һәм балалар йортында тәрбияләнүче кече яшьтәге балаларга спектакльләр күрсәтәбез, әмма киләчәктә балалар бакчаларына чыгарга планлаштырабыз. Әлбәттә, спектакльләр кую өчен аерым кызыксыну булырга тиеш. Шәхсән миңа сабыйлар өчен спектакльләр күрсәтү һәм аларның шатлыклы йөзләрен күрү рәхәтлек китерә.
Малайлар һәм кызлар кул эшләнмәләре ясау һәм спектакльләр кую белән шөгыльләнгән арада балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең финанс грамоталыгын арттыруга юнәлгән яңа «Предпринимайка» проектына әзерлек бара. Аның кысаларында малайлар һәм кызлар төрледән-төрле такталар, бәйрәм тупланмалары һәм календарьлар ясаячаклар.
Малайларга һәм кызларга файдалы һәм мавыктыргыч эшләрендә уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев