Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Малайлар Һәм кызлар истәлекле призлар алдылар

    Халыкара әниләр көне алдыннан безнең редакциядә «Минем яраткан әнием» исемле конкурс үзды. Анда өч яшьтән алып тугыз яшькә кадәрге 60 яшь рәссам катнашты. Узган чәршәмбедә яшь конкурсантларны тәб- рик ләү булды.

    Бала- лар редакциягә әни- әтиләре, әби-бабайлары, тәрбиячеләре белән килделәр. - Барлык эшләр дә мак- тауга лаек: алар бизәкле, һәрберсе үзенчәлекле, бик матурлар. һәрберсе үзенчә кызыклы, ихлас күңелдән ясалган. Булдырдыгыз, ба- лалар! - дип конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итте газетабызның баш мөхәррире Наталья Данилова.

    - Шунысы сөендерә, безнең иҗади конкурста катнашырга теләк белдерүче балалар бик күп булды. Яшь рәссамнарга ярдәм иткәннәре, теләктәшлек күрсәткәннәре өчен әти- әниләренә, тәрбиячеләргә бик зур рәхмәт! Конкурс «Иң үзенчәлекле рәсем», «Иң яхшы сюжетлы рәсем», «Бәләкәй рәссам», «гадәти булмаган чишелеш», «Иң яхшы портретлы рәсем» һәм «Иң яхшы уртак эш» номинацияләре буенча бәяләнде. Яшь рәссамнарның эшләренә Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре кергән про- фессиональ жюри бәя бир- де. җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Призларга исә барлык катнашучылар да лаек булды. Малайлар һәм кызлар бер-бер артлы үз бүләкләрен алырга чыктылар, аларның йөзләрендә елмаю, күзләрендә шатлык чаткылары балкыды. Полина Бурова, 7 яшь, «Иң яхшы портретлы рәсем» номинациясендә икенче урынны яулады. - Мин рәсем ясарга бик яратам, газетада шундый конкурс үткәрелүен белгәч, мин анда катнашырга булдым.

    Рәсемемдә мин әниемне гәүдәләндердем, чөнки мин аны бик яратам. Ул шундый мәрхәмәтле, кайгыртучан, сөйкемле, - дип сөйли Полина. - Минем әни матур, акыллы, әйбәт, - дип акрын гына сөйли оялчан Ва- лентина Иванова, ул иң яшь конкурсантларның берсе, аңа әле 4 яшь кенә. учреждениеләренә 6, 19, 22нче номерлы балалар бакчаларына, балаларга ярдәм иткән тәрбиячеләргә олы рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Р.S. Бүләкләү тантанасына килә алмаган конкурсант-ларга бүләкләрен ленин урамы 2а адресы буенча урнашкан редакциядән ки- леп алырга мөмкин.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: