Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Махсус операция вакытында алган яралардан чистайлы вафат булды

Сержант Никита Вячеславович Орловка 27 яшь иде.

ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә, 2 май көнне дошманга каршы һөҗүм вакытында 27 яшьлек чистайлы, сержант Никита Орлов ярчык ярасы ала. Аны Краснознаменск шәһәренең А.А. Вишневский исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталенең 4нче филиалына китерәләр. 12 майда Никита Вячеславович алган яралардан вафат була.

Сержант Орлов хәрби хезмәтне Сахалин өлкәсенең Көньяк Сахалинск шәһәрендә 35390 нчы хәрби частьнең зенит дивизионы 2нче зенит ракета батареясының 1нче зенит ракета взводы бүлеге командиры булып хезмәт итә. Контракт 2015 елның 10 мартында төзелә.

Мәрхүм белән хушлашу 20 май көнне, 14 сәгатьтә, Никольский соборында була.

Чистайлылар герой якташлары белән горурланалар, мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев