Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ләйсән Кашапова: «Чистайны үстерү стратегиясенең төп максаты – кешеләр»

Санкт-Петербургта узган стратегияләр форумында җиңү яулаган өчен дип­ломны стратегияне төп эшләүче - Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ләйсән Кашапова алды (сулдан).

- Стратеглар форумы 2002 елдан башлап ел саен Санкт-Петербургта үткәрелә, - ди Ләйсән Хәмзә кызы. - Ул Россия Федерациясе төбәкләрен һәм шәһәрләрен үстерү стратегияләрен һәм комплекслы проектларын гамәлгә ашыруның мөһим һәм көнүзәк мәсьәләләре буенча файдалы сөйләшү, стратегик планлаштыру механизмнары һәм ысуллары буенча фикер алышу өчен төп мәйданчык булып тора.
Конкурс финалына анда кергән 700 заявкадан сайлап алынган җиде район стратегиясе чыкты, алар арасына Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы да керде. Стратегик планлаштыру өлкәсендә экспертларның тавыш бирү йомгаклары буенча без иң яхшылары булдык.
- 2030 елга стратегияне тормышка ашыру нәтиҗәсендә Чистай нинди булачак?
- Ун эре проект муниципаль районга яңа үсеш импульсы бирәчәк. Районның инвестицияләр җәлеп итүчәнлегендә бүген үк арту тенденциясе күзәтелә, чөнки әйдәүче предприятиеләр производствоны модернизацияләүгә һәм диверсификацияләүгә акча кертеп, инвестицияләр туплау мөмкинлекләрен караучылар өчен юнәлеш биреп торалар.
Туризмны үстерү шулай ук инвестицияләр артуга ярдәм итә. Шулай, шәхси инвесторлар акчасына Чистайның борынгы архитектурасы белән гармонияле бәйләнгән тарихи стильдә дүрт кунакханә, шулай ук инфраструктура объектлары төзеләчәк.
Шәһәрнең тарихи өлешендә яңа биналар Чистайның тышкы күренешен кабул итү бөтенлеген саклап калу өчен сәүдәгәрләр стилендә төзеләчәкләр.
Бүгенге көндә кече һәм урта бизнесның төп өлешен сәүдә предприятиеләре тәшкил итә. Эшмәкәрлек структурасы икътисадның реаль секторын үстерү, шәхси медицинада, туризмда проектларны гамәлгә ашыру, инфраструктураны үстерү хисабына үзгәртеп төзеләчәк. Икътисадны үстерүнең төп проекты булып «Чис­тай» индустриаль паркы торачак.
Азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм югары табыш китерүче культуралар чәчү белән бергә үсеш юнәлеше авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүдә күренә. Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүнең технологик үзәге булып «Россия протеины. Майлы культуралардан азык аксымы концентраты җитештерү» проекты белән биотехнологияләр буенча инновацион инжиниринг үзәге тора.
Кама аръягы зонасы өчен Чистайда үзенә күрә төрле дәрәҗәдәге һөнәри белем бирү учреждениеләре кластеры (инде булган өч югары уку йорты филиаллары һәм өч көллият базасында) булган студентлар шәһәрчеге оештырылачак. Студентлар өчен тулай тораклар төзеләчәк.
Медицина туризмын һәм шәхси түләүле медицинаны үстерүгә куәтле импульс биреләчәк, шулай ук халыкның гомер озынлыгын арттыру өчен нигез салыначак. Медицина шәһәрчеген төзү һәм Чис­тайда медицина кластеры булдыру авыруларның кимүен, халыкның сәламәтлеген саклап калуны һәм Чистай муниципаль районы, шулай ук Кама аръягының җиде районы өчен авыруларны иртә стадиядә диагностикалауның заманча ысулларын куллануны тәэмин итәчәк. Моны җиһазларны һәм төрле белгечлектәге табиблар кадрларын бер урында туплау юлы белән башкару планлаштырыла, ә бу, үз чиратында, бөтен Кама аръягы зонасын югары технологияле медицина ярдәме белән тәэмин итәчәк.
2030 елга кадәр халыкны җәмәгать инфраструктурасы объектлары белән тәэмин итү һәм торак пунктларны төзекләндерү дәрәҗәсен арттыру бурычы этаплап хәл ителәчәк. Яңа велосипед юллары, тротуарлар, машина кую урыннары, юллар, спорт мәйданчыклары, күперләр, балалар бакчалары, мәктәпләр барлыкка киләчәк, коммуналь инфраструктура яңартылачак.
Шәһәр үзәге җәяү йөрү өчен уңайлы һәм матур булачак. Парклар һәм скверлар программасын тормышка ашыруны дәвам итеп Япония чиясе утыртылган бакча һәм имәнлек барлыкка киләчәк.
Иганәчеләр акчасына заманча чаңгы шуу базасы һәм трассасын, «Татнефть-Олимп» стадионының икенче чиратын төзү планлаштырыла.
Экологик климатны яхшырту өчен Чистай читендә агучы Берняжка һәм Ржавец елгаларын, Кама елгасы ярларын чистарту буенча чаралар үткәреләчәк.
РосРао программасы буенча (радиоактив калдыклар белән профессиональ эш иткән махсуслаштырылган оешма) узган гасырның 40-60нчы елларында барлыкка килгән радиоактив калдыклар күмелгән урыннарга рекультивация үткәрү планлаштырыла.
Туризм - муниципаль районны үстерүнең иң перспективалы ноктасы.
Бездә бик зур тарихи мирас бар. Чистай үзе ачык һавадагы музейны хәтерләтә, ул үз территориясендә 144тән артыграк мәдәни һәйкәлне һәм Кама буендагы борынгы сәүдәгәрләр шәһәренең менә дигән архитектурасын сак­лап калган. Ныклы корылмалар, иганәче сәүдәгәрләр Мельников һәм Челышев йортлары, мәрмәрдән һәйкәлләр һәм төрбәләр белән иске диндәгеләр зираты - болар барысы да туристларны үзенә тартып торалар. 2021 елга кадәр музей-күргәзмә объектларын ун берәмлеккә арттыру, шәһәрнең тарихи үзәгендә 50дән артыг­рак мәдәни мирас объектларын яңадан торгызу, берничә яңа объект булдыру планлаштырыла. Чистай «Кече тарихи шәһәрләрне һәм җирлекләрне саклау һәм үстерү» проектында катнаша. Шушы максатларга киләсе елдан башлап 40 миллион доллар күләмендә Бөтендөнья банкы һәм Татарстан Республикасы акчасын юнәлтү планлаштырыла.
2030 елга билгеләнгән проектларны тормышка ашыруда гражданнарның көче белән Чистай муниципаль районы Татарстан Республикасының туристик һәм сәнәгать үзәкләренең берсе булачак, чәчәк атучы шәһәр данын яңадан торгызачак, аны республикадан читтә дә беләчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Ләйсән Кашапова