Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр нинди ярдәмгә мохтаҗ?

Якшәмбе көнне бар дөнья өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт күрсәтәчәк. Бу менә дигән вакыт: балалар үсеп җиткән,карьера ясалган, өй төзелгән.

Үзең турында уйларга, онытылган хыялларны тормышка ашырырга вакыт җиткән. Күп кенә өлкәннәр буш вакытларында үзләре ирешкән уңышлары белән күпләрне сокландыралар. Әлеге бәйрәм алдыннан без чистайлылардан нинди ярдәмгә мохтаҗ булулары турында сораштык.
Любовь Беляева, пенсионер:
- Бәхетемә, мин 74 яшемдә дә үзем хуҗалыкны мөстәкыйль алып барам, тавыклар, куяннар асрыйм, бакчада җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерәм. Минем ике улым, биш оныгым бар. Алар миңа бар эштә дә ярдәм итәләр, һәр атна саен кунакка киләләр. Мин бернәрсәгә дә зарлана алмыйм, әмма шулай да дәүләт өлкәннәр, аларның матди хәле турында кайгыртсын иде. Шунысы кызганыч: кеше гомер буе намуслы хезмәт итә, ә пенсиягә чыккач, очын-очка көчкә ялгап яши.
Антон Жуков, сәүдә вәкиле:
- Минем уйлавымча, пенсионерларга булдыра алганча игътибарны арттырырга, күбрәк кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк. Өлкәннәр турында зур бәйрәмнәрдә генә искә төшерәләр, аларның күбесе ялгызлар һәм ярдәмгә мохтаҗлар. Безнең йортта берничә ялгыз хатын яши, мин аларга булышырга тырышам: кайсына кадак кагарга, икенчесенә кран ясарга, өченчесенә обой ябыштырырга ярдәм итәм. Нигәдер кайберәүләр бу хакта уйламыйлар да, элегрәк мондый булышу-ярдәм итүләр көндәлек яшәү рәвеше иде.
Альбина Гарифуллина,шәхси эшмәкәр:
- Минем уйлавымча, Чистайда өлкәннәр өчен оештырылган ял итү кичәләре юк. Минем әнием пенсиягә чыккач, бик озак үзенә урын таба алмады, аның һәрвакыт кәефе юк иде. Һәркем тормышының бу чорын үзенчә кабул итә. Төрле иҗади түгәрәкләр, шәһәрләргә барулар буенча оештырылган үзенчәлекле курслар, күбрәк булса, өлкәннәр пенсиягә чыккач та тормышның туктамаганын, дәвам итүен тагын да яхшырак аңларлар иде.
Виктор Ильин, пенсионер:
- Иң беренче чиратта өлкән­нәргә акча белән ярдәм итәргә кирәк. Искиткеч югары коммуналь түләүләр, азык-төлеккә, даруларга бәяләрнең артып торуы күпчелек халыкның пенсиясе белән тәңгәл килми. Намуслы хезмәткәрләргә лаек­лы картлык кирәк, әлегә моңа өметләнергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистайлылар