Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит”

Россиянең наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәте "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" дигән бөтенроссия наркотикларга каршы акция үткәрде.

Россиянең наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең "кайнар линия" телефонына беренче этап барышында 300дән артыграк кеше мөрәҗәгать итте, шул исәптән 70тән артыграк оператив әһәмияттәге мәгълүмат алынды.
Гражданнар наркотик­лар куллану һәм тарату урыннары, йорт подъездларында, әйләнә-тирә территорияләрдә кулланылган шприцларның булуы, наркотик чаралар ясау адреслары (подъездда үзенчәлекле ис, шикле яшь кешеләрнең килүе) турында хәбәр итәләр. Шалтыратучылар фикеренчә, наркотикларга охшаш миңгерәткеч сыйфатларга ия яңа матдәләр таратуның мөмкин булган урыннары турында шактый мәгълүмат керә. Әлеге матдәләр төрле бакча корткычларына каршы көрәшү, ванналар өчен тоз, үсемлекләрнең үсешен көчәйтүче рөхсәт ителгән чаралар буларак сатыла. Алынган һәр хәбәр буенча тикшерү идарәнең оператив хезмәте хезмәткәрләренә йөкләнде. Сүз уңаенда, хәбәр калдыру яки сорау бирү өчен үз исемеңне әйтү мәҗбүри түгел, шалтыратулар, шул исәптән аноним кабул ителәләр.
Халыкка уңайлы булсын өчен акциянең филиаллары Яр Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Бөгелмәдә, Яшел Үзәндә, Әлмәттә, Алабугада оештырылган. Чистай районара наркоконтроль бүлеге телефоны (8-84342)5-27-31. Казан шәһәрендәге наркоконтроль идарәсенең "ышаныч телефоны" (8-843)273-43-45. Бер шалтыратуны да наркополицейскийлар игътибарсыз калдырмаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев