Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Әлеге бүләк – уртак казаныш»

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә зур өлеш кертүе өчен Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафинга рәхмәт белдерелде.

Чираттагы атналык планеркада Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов Рәис Мостафинга Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау буенча комитетының Рәхмәт хатын тапшырды.

– Хезмәтебезне күрә һәм бәяли белүләре сөендерә. Ялгыз гына берни эшләп булмый, бу бүләк – уртак казаныш, – дип аңлатма бирде Рәис Роберт улы. Пандемия сәламәтлек саклау эшенә зур төзәтмәләр кертте, яңа катгый ритмга җайлашырга туры килде. Ни кызганыч, без чигенергә теләмәүче яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшүне дәвам итәбез. Вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталендә һәр пациент өчен каты көрәш бара. Башка учреждениеләребезнең медицина хезмәткәрләре, амбулатория, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә катгый режимда эшлиләр, әмма көчебез бар һәм без, һичшиксез, авыруны җиңәрбез дип уйлыйм. Әлеге хәлдән чыгуның бердәнбер юлы – вакцинация.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев