Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлегә кискен үзгәрешләр юк

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч буенча комиссиянең чираттагы утырышын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М. Гобәев уздырды.

Торак-коммуналь оешмалар җитәкчеләре белән очрашуда шәһәр прокуроры Р. Хәкимҗанов та катнашты. Аның катнашуы очраклы гына булмады, чөнки торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч артканнан-арта бара, ә моны минимумга калдырырга тиешле хезмәтләр начар эшли. Өлкән суд приставы А. Карпов хәбәр иткәнчә, ул җитәкли торган хезмәтнең барлык көче торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар буенча рейдларга юнәлдерелгән. Өч төркем эшли, берсе иртән, икесе кич белән. Соңгы ике атнада приставлар 248 бурычлы кеше адресы буенча барганнар, 38 мең сумлык мөлкәткә - телевизорларга, суыткычларга, көнкүреш техникасына арест салынган. Еш кына бурычлыларның алыр әйберләре булмый, өстәлләре һәм урындыклары да юк. М. Гобәев билгеләп үткәнчә, суд приставларына исәп-хисап үзәге, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче предприятиеләрнең абонент бүлекләре белән тыгызрак эшләргә кирәк, уртак көч белән бурычлыларны түләргә мәҗбүр итү максатында. Әмма әлегә шундый уртак, максатчан эш сизелми. Эштә әлегә кискен үзгәрешләр юк.
Р. Хәкимҗанов та суд приставлары эшеннән канәгать түгел. Аның фикеренчә, суд приставлары начар эшлиләр, нәтиҗәне күп тапкырлар арттырырга мөмкин, барыннан да элек бурычлыларның сыйфат составын карарга кирәк. Прокурор торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны түләттерү белән шөгыльләнүче һәр суд приставына үз эше нәтиҗәләре турында отчет бирергә тәкъдим итте.
Идарәче компанияләр, энергосбыт вәкилләре бурычларны җыю буенча үз фикерләрен белдерделәр. Мәсәлән, энергосбыт фатирлар буенча электр энергиясен өзү өчен бурычлыларның исемлеген соратып алган, мондый эшчәнлек үз җимешләрен бирә, кешеләр түли башлыйлапр.
Кайбер бурычлыларның бурычлары булган өстенә торак-коммуналь хезмәтләргә субсидияләр алу мәсьәләсе дә кузгатылды. Шуңа да икенче очрашуга социаль яклау, "Ак Барс" банк, почта вәкилләрен чакырачаклар, алар халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын киметү мәнфәгатендә субсидия бирүдән ничек файдаланырга мөмкин булуын тикшерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев