Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәлак булганнарны искә алдылар

Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг 22 июнь көнне «Мәңгелек ут» мемориаль комплексында үтте.

Һәлак булганнарны искә алырга муниципаль район җитәкчелеге, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, әфганлылар, чистайлылар килде. Бирегә килүчеләр алдында чыгыш ясап, муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов Бөек Ватан сугышы ветераннарына батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен рәхмәт белдерде, аларга ныклы исәнлек, күгебезнең тыныч булуын теләде. Ветераннар исеменнән чыгыш ясаучы Аркадий Доронин совет халкы кичергән фаҗига турында сөйләде. Бүгенге матур тормышыбыз өчен җиңүчеләр буынына рәхмәт сүзләре белән хезмәт ветераны Геннадий Зюлин, "Бердәм Россиянең яшь гвардиясе" бетенроссия иҗтимагый оешмасы әгъзасы Владимир Гурьев чыгыш ясады. Мәңгелек утка веноклар һәм тере чәчәкләр куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев