Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лагерьга реклама да кирәкми

"Нур" мәчете лагерена 75 бала йөргән.

Бернинди реклама булмауга карамастан, инде җәй башында ук үзләренең улларын яки кызларын, ә кайчакта икесен дә лагерьга яздыруларын сорап ата-аналар мөрәҗәгать итә башлыйлар. Кызганыч, аларның барысын да канәгатьләндереп булмый. Лагерь турында яхшы сүзләр күп Чистай гаиләләре арасында таралган булса кирәк, кайбер малайлар һәм кызлар монда беренче генә тапкыр түгел. Алар арасында 13 яшьлек Әскәр Мөхәммәтшин.
-Миңа бу лагерьда ошый, шуңа күрә монда һаман киләсе килә, - ди яшүсмер.- Монда барысы да бәйләнгән: дәресләр, уеннар, яхшы дусларым да барлыкка килде. Пешекчеләр тәмле пешерәләр, һәрчак төрле ризыклар тәкъдим итәләр.
Узган елларны малайга ял ошамаган булса, ул монда кире килергә теләмәс иде, әлбәттә. Аның яшьтәше Әлфир Хатыйпов лагерьдагы тормыш белән канәгать, дуслары белән бергә уйнарга ярата, бигрәк тә футбол. Шуның өстенә монда фикердәшләр табарга авыр түгел. Әйтергә генә кирәк һәм команда инде җыела. Яшь спортчылар белән физик культура җитәкчесе эшләгән, ә барысының сәламәтлеге турында медицина хезмәткәре кайгырткан. Тугыз яшьлек Алинә Вәлиевага дәресләр (яңа белемнәр кемгә дә булса комачаулыймыни?) һәм шулай ук кызыклы эшләр, конкурслар, хәрәкәтчән уеннар, экскурсияләр ошый. Шуның өстенә кечкенәләр турында кайгыртырга ярата. Лагерьда бит махсус кечкенәләр өчен төркем оештырылган, аңа 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар керә. Менә дүрт яшьлек Мөнирә Исламованы да башка нәниләрне кебек үк яраталар, ә ул, үз чиратында олыларга хөрмәт белән карый. Моңа аларны педагог-тәрбиячеләр өйрәтә. Ислам кануннарын өйрәнүгә, мөселман этикасын үзләштерүгә, балаларда әхлакый сыйфатларны үстерүгә, рухи кыйммәтләргә саклык белән карауга зур игътибар бирелә. Алар дин, аның тарихы турында белем алалар.
-Балаларының рухи байлыгына җитди караган, аларның рухи чисталыгы турында кайгырткан ата-аналар бик дөрес эшлиләр, - дип ассызыклый "Нур" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Кыямов. - Кечкенәдән үк Аллаһ турында аңлатмалар, өлкәннәргә карата хөрмәт сеңдерергә, тәрбияләү процессында диндә салынган зур потенциалны кулланырга кирәк. Бу күп хаталардан, әхлакый зәгыйфьлектән сак­ланырга ярдәм итә. Әниләр үз балаларын мәчеткә еш алып килсеннәр иде, ислам кануннары буенча яшәргә теләүчеләр өчен һәрвакытта да мәдрәсә ишекләре ачык. Аның нигезендә дини тәрбия бирү буеча үзәк оештырырга уйлыйлар. Моңа бәйле изге Коръәннән аять искә төшерү урынлы: "Үзегезне һәм гаиләгезне җәһәннәм утыннан саклагыз".
-Мөхәммәт хәзрәт, балалар спорт мәйданы төзергә планлаштырасыз, менә балаларга шатлык булачак.
-Әйе, бездә моның өчен мәйдан җитәрлек. Бу игелекле эшкә "Энергостройсервис" ширкәте җитәкчесе Хәлит Гарифуллин (Аллаһы Тәгалә аңа игелекләре өчен дөнья һәм ахирәт нигъмәтләре бирсен) тулысынча алына. Элегрәк ул безгә тышкы яктырту ясаган иде. Форсаттан файдаланып, муниципаль район җитәкчелегенә, "Бетар" ширкәтенә, ш.э.Нияз Шакировка, Рафаэль Урманчеевка ("Ләйсән" кибете), шәхси зат Илшат Садыйковка һәм безнең барлык иганәчеләребезгә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Яшьләр эше буенча бүлек начальнигы Ольга Купцова һәм аның хезмәткәрләренә дә рәхмәтлебез. Киләчәктә дә игелекле эштә - балаларны рухи-әхлакый, дини тәрбияләүдә, аларда иң яхшы кешелек­ле сыйфатлар үстерүдә хезмәттәшлек итәрбез дип ышанам.
Әйтеп үтәргә кирәк, "Нур" мәчетенең тирән тарихы бар, аның ачылганына 195 ел. Татарстанда Аллаһка һәм кешеләргә хезмәт итүдән беркайчан да туктамаган ике мәчетнең берсе ул. Бернинди үзгәреш җилләре дә аларның ишекләрен яба алмаган. Безнең мәчет диварларына Мөхәммәт ишан Камалов, дин тәгълиматчысы Ризаэтдин Фәхретдин догалары сеңгән... Без алар турында истә тотарга һәм эшчәнлекләрен дәвам итәргә тиешбез.
Лагерьда ял итүче балалар Болгарга барып кайтканнар, мондый ерак сәяхәт беренче тапкыр оештырылган. Иң кечкенәләр әти-әниләре белән барган. Бу эш балаларны ислам чыганакларына тарту, бабаларыбыз калдырган мирасны тоеп, үзләренең тамырлары, милли мәдәниятлары, халык гореф-гадәтләре,туган телләре белән горурлансыннар дигән максат белән башкарылган. Өстәвенә бу яңа җир, яңа кичерешләр,хисләр, сүз уңаенда, безнең малайлар һәм кызларга шул кирәк тә.
"Нур" мәчетендәге лагерьда ял итәргә теләүче кандидатларның исемнәре бүген үк билгеледер, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев