Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Көзге боз хәтәр!

    Көзге һава торышы үзгәрүчән. Көннән-көн сюрпризлар алып килә. Җылы кояшка сөенергә дә өлгермибез, каты җил чыга һәм бозлы яңгыр ява башлый. Елгаларны һәм күлләрне пыяла кебек уалучан боз каплый торган вакыт якынлаша.

    Без «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт кече күләмле көймәләр инспекция­се үзәге» ФКУның җирле инспекторлык бүлегенең кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекторы Елена Лазарева белән очраштык. Ул көзге-кышкы чорда бозда нинди куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәклеге турында сөйләде.

    – Бу вакытта боз өстенә чыгу бик куркыныч. Әмма ел саен күп кенә кешеләр саклык чараларын үтәмиләр һәм гомерләрен куркыныч астына куя­лар, – ди Елена Геннадьевна.

    – Нинди боз калынлыгы куркынычсыз санала?

    – Бер кешенең авырлыгы калынлыгы төче суда 10 сантиметрдан да ким булмаган, тозлы суда 15 сантиметрга җиткән бозга чыдарга мөмкин, боз калынлыгы 25-30 сантиметрга җиткән очракта, массакүләм уеннар оештырырга мөмкин. Бу киңәшләр практикада күп еллар дәвамында сыналган. Боз өстендә бәхетсезлек очраклары әлеге киңәшләрне белмәүчеләр яки үтәмәүчеләр белән килеп чыга.

    – Боз әсирлегенә кем ешрак эләгә?

    – Ел саен бәхетсезлек очракларын күзәтеп, без беренче бозның мәктәп укучыларын һәм тәвәккәл балыкчыларны җәлеп итүе турында нәтиҗә ясый алабыз. Бозның ныклыгын бер урында сынап караганнан соң, алар кыю рәвештә аңа басалар һәм уеннар, тимераякта шуу яки балык тоту белән шөгыльләнәләр.

    – Боз бөтен җирдә дә бер үк төрле була алмый дигән сүзләр хакмы?

    – Сулыкларда су агымы тиз булган, шәһәр канализациясеннән җылы су чыга торган, чишмәләр, боз аша үсә торган үсемлекләр булган, сазлы газ куыклары чыга торган урыннар бар. Аларда боз йомшаграк була һәм еш кына көчле салкыннар булганда да, кеше авырлыгына түзә алмый. Мондый урыннарны яхшы белергә һәм бозга чыккан вакытта алардан сакланырга кирәк.

    – Боз астына төшеп киткән очракта кешегә нишләргә?

    – Бозлы суга төшеп киткәч, кеше югалып калырга, үз-үзен ничек тотарга кирәклеген белмәскә дә мөмкин. Уңышның беренче шарты – паникага бирелмәү, югалып калмау, үз-үзеңне кулга алу. Күкрәк яки арка белән боз кырыена таянырга, кулларны як-якка җәяргә һәм аяклар белән эшләп, бозга чыгарга тырышырга, шул ук вакытта, һичшиксез, ярдәмгә чакырырга кирәк. Боз өстенә күтәрелгәч, килгән якка таба шуышып барырга. Ныклы бозга яки ярга чыккач, як-якка каранып, якындагы торак йортны табарга, аның хуҗаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    – Боз астына төшеп киткән иптәшкә ничек ярдәм итәргә?

     – Аңа таба шуышып кына якын килергә. Ярдәм күрсәтү өчен кул астындагы әйберләрне – шарф, каеш, бау, колга, такта, баскыч кулланырга кирәк. Такта белән колганы, суга төшкән кеше куллары белән шул әйбергә тотынганчы, үз алдыңнан этәргә кирәк. Бер башын үз кулларыңда тотып, бәлагә тарыган кешегә бау, каеш һәм башка әйберләр ташларга мөмкин. Кешене шулай ук шуышып тартып чыгарырга кирәк. Нык бозга яки ярга чыккач, зыян күрүченең гәүдәсен тиз-тиз ышкырга һәм җылы бинага алып керергә, ашыгыч ярдәм чакыртырга һәм үзегезнең кайда булуыгыз турында 01, 112 телефоннары аша хәбәр итәргә.

    – Бозда куркынычсызлык ка­гыйдәләре буенча нинди чаралар үткәрү планлаштырыла?

     – Көзге каникуллардан соң безнең хезмәткәрләребез мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән кисәтү максатыннан әңгәмә үткәрәчәкләр. Без тематик роликлар, мультфильмнар күрсәтәчәкбез. Аларның һәркайсы үз яшь категориясе өчен каралган. Шулай ук саклык чаралары һәм бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре күрсәтелгән белешмәлекләр таратачакбыз.

    Тормышыгызның каде рен белегез, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булыгыз! Елгалар, күлләр, буалар һәм сулыклар өстендәге боздан чыкканда сак булыгыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: