Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызыл зонага бүләкләр тапшырдылар

Чистай үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре «Наше время – Безнең заман» фестиваленең супер финалына чыктылар. Чыгыш нәтиҗәләре буенча яшьләр советы командасы беренче гомумкоманда урынын яулады. Медицина хезмәткәрләре җиңү шатлыгын провизор госпиталеннән хезмәттәшләре белән уртаклашырга карар иттеләр.

Чистай үзәк район дәва ханәсе хезмәткәрләре эшләүче яшьләрнең ачык иҗат фестива лендә инде берничә ел рәттән катнашалар. Ел саен алар үзләренә һәм башкаларга профессиональ өлкәдә генә түгел, иҗади эшчәнлектә дә уңышка ирешүләрен исбат итәләр, үз осталыкларын күрсәтәләр.

Репетиция һәм эшләүче яшьләр фестивалендә чыгыш ясаган вакытта катнашучылар өчен аларның якыннары һәм туганнары гына түгел, ә провизор госпитале хезмәткәрләре дә борчылдылар.

– Алар безгә һәрчак ярдәм итәләр, безнең өчен борчылалар, яхшы кәеф бүләк итәләр. Моның өчен без аларга рәхмәтлебез. Без фестивальдә алган барлык бүләкләрне провизор госпиталенә тапшырабыз. Узган ел да без вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталендә эшләгән хезмәттәшләребез белән җиңү шатлыгын уртаклашкан идек, – диде ашыгыч ярдәм фельдшеры, команда капитаны Александр Сидоров.

Фестивальдә катнашучылар зур ярдәм күрсәткәннәре өчен баш табиб Рәис Мостафинга, муниципаль район профсоюзларының координация советы рәисе Наилә Нигъмәтуллинага, өлкән фельдшер Люция Вәлиевага һәм башка коллегаларына рәхмәт белдерделәр.

Репетициягә һәм чыгыш ясауга тотылган вакыт эштә берничек тә чагылыш тапмады. Киресенчә, бу яңа көч һәм уңай тәэсирләр, диләр фестивальдә катнашучылар. Эштән бушаган арада репетицияләр ясадык, бу безне дәртләндерде генә.

– Репетицияләр һәм чыгышлар безнең графикка тәэсир итмәде. Эшкә бернинди зыяны тимәде. Ә буш вакытыбызны ничек үткәрергә без үзебез хәл итәбез. Шушы болгавыр заманда уңай тәэсирләр алу да мөһим. Фестивальгә килгәндә, анда саклык чаралары югары дәрәҗәдә. Оештыручыларга моның өчен зур рәхмәт, – диләр Чистай үзәк район дәваханәсенең медицина хезмәткәрләре.

Әйтергә кирәк, чистайлылар – фестивальдә катнашырга теләк белдергән һәм моның белән горурланучы Татарстаннан бердәнбер медицина командасы.

– Фестиваль безнең медицинаны шундый авыр вакытта күрсәтергә мөмкинлек бирә. Сәхнәдән без прививка ясатырга кирәклеген, алдынгы сафта эшләүче медицина хезмәткәрләре турында сөйлибез, чөнки төрле өлкәләрдә эшләүче кешеләр безгә коронавирус инфекциясен җиңәргә ярдәм итә алалар. Беренче чиратта, үз сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәк, – дип билгеләп үтә Чис тай үзәк район дәваханәсенең оештыру-методик бүлмәсе мөдире Оксана Данилова.

Күңелле вакыйга моның белән генә тәмамланмады. Команданың икенче өлеше җитлекми туган балалар палатасына откан кайнар пар белән үтүкләү җайланмасын тапшыру өчен Чистай бала тудыру йортына юл тотты.

 

Белешмә

Чистайда провизор госпитале Чистай үзәк район дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге базасында Урицкий ур., 116/2 адресы буенча җәелдерелгән. 2020 елның мартында ашыгыч тәртиптә поликлиникага косметик ремонт ясалган, өстәмә 2 мельцер боксы оештырылган, лабораторияләр һәм шлюзлар җиһазландырылган. Монда коронавирус инфекциясенә карата билгесез статуслы пациентларны алып киләләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев