Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кызыл зонада» дәвалау, карау һәм ашату турында

«Ковид» госпитале турында анда дәваланып кайтучылар сөйли.

Cоциаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда коронавирустан дәваланучы пациентлар вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендәге хәлләр турында күп сөйлиләр. Монда пенсионерларны дәваламыйлар, ярдәм сораучы авырулар янына килмиләр икән дигән хәбәрләр дә еш ишетелә. Шулай ук начар ашаталар дигән хәбәр дә бар. Шул хәбәрләрне ачыклау өчен без күптән түгел генә шушы медучреждениедә дәваланып кайткан пациентлар белән аралаштык.

«Бу психологик яктан бик куркыныч нәрсә, беренче атнада мин яшәү белән үлем арасында булдым»

60 яшьлек Наталья Титова хәзер үзен шая рып «үлемнән исән калучы» дип атый. Безнең сөйләшүебезгә юмор өстәлүе бик яхшы анысы, чөнки моннан берничә атна элек кенә ул яшәү белән үлем арасында булган.

Барысы да һәрвакыттагыча була торган авыру билгеләреннән башланган. Начарга юрарга теләмәгәннәр, бары салкын тигән дип кенә уйлаганнар. Ә менә өч көннән соң аңа вакытлыча госпиталь хезмәткәрләре белән якыннан танышырга туры килгән.

– Минем хәлем кисәк начарайды. Барысы да томан эчендә кебек булды. Ашыгыч ярдәм чакырдым, провизор госпитальдән соң мине компьютер томографиясенә алып киттеләр, үпкәләр шактый нык зарарланган иде. Шулай итеп вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә эләктем. Мин психологик куркыныч нәрсә кичердем, яшәү белән үлем арасында көрәштем. Уколлар, системалар, кислород – болардан барысы да аңлашыла инде. Пациентларның бик күп булуларына карамастан, табиблар һәр кешене медикаментлар белән генә дәвалап калмыйча, җылы сүз белән дә юатырга тырышалар. Санитаркаларга госпитальнең башка хезмәткәрләренә кебек үк исән чакларында ук һәйкәл куярлык. Алар урын өстендә яткан авыруларны бала караган кебек карыйлар. Үзләре ашый алмаганнарны кашыктан ашаталар, аппетитлары булмаганнарны ашарга үгетлиләр. Шулай карауларыннан да риза булмасаң инде? Мин аңламыйм, тагын ни кирәктер? Алар кешеләрнең гомере өчен көрәшә, кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар. Мин социаль челтәрләрдә госпиталь адресына язылган негатив фикерләрне укыйм да, шаккатам, андый сүзләрне үзе шушы госпитальдә булмаган, рәхмәтсез һәм тәрбиясез кешеләр генә яза торгандыр дип уйлыйм... Шуңа да карамастан, аларга авырамаска һәм әлеге «ковид» госпиталенең пациентлары булырга язмасын иде, – ди Наталья Михайловна.

 

«Табиблар булмаса, мин исән калмас идем»

Госпиталь пациентлары белән аралашканнан соң, күпләрнең әлеге авыру алдында көчсез булуы ачыкланды. Аларга медикларга ышанудан һәм алар кушканны үтәүдән башка чара юк. Минем икенче әңгәмәдәшем Нурия Рәхмәтуллина сөйләгәннәр күзләрне яшьләндереп кенә калмыйча, бәгырьгә тия...

Авыруның беренче билгеләре башлануга алар бер атнадан артык өйдә үз белдекләре белән дәваланганнар. Тормыш иптәше дә авыраган. Икесе дә пенсиядә.

– Узган ел мин коронавирусны аяк өстендә үткәрдем, өйдә дәваландым. Бу юлы да шулай үтәр дип уйлаган идем. Башта минем хәлем булмады, азрак тамак авыртты. Мин болай үзем энергияле кеше, әмма бу юлы гел ятасы гына килде. Үз организмымны беләм дип уйладым, антибиотиклар эчә башладым, иремә дә бирдем. Ирем бер бүлмәдә, мин икенче бүлмәдә яттык. Бер атнадан артык шулай өйдә дәваландык. Күпмедер вакыттан соң көчле ютәл тотынды. Ирем дә авыраеп китте, аны Казанга ук озаттылар, – дип искә ала Нурия Рафаэль кызы.

Нурия Рафаэль кызы дәваханәдә ятарга яратмаучылар рәтенә генә түгел, ә анда ятуны күрә алмаучылар рәтенә керә. Үзенең авыр хәленә карамастан, тормыш иптәше аңа шалтыратып, ашыгыч ярдәм чакырырга куша. Буа торган ютәл түземлекнең соңгы тамчысы була да инде, аны дәваханәгә салалар.

– Мондый хәлдә калганым юк иде. Компьютер томографиясе үпкәнең 36 проценты зарарлануын күрсәтте. Минем белән бергә госпитальгә шундый хәлдәге пациентлар күп керде. Аларны оператив төстә кабул иттеләр, шәфкать туташлары, табиб җентекле сораштыру үткәрделәр, һәрберебезгә дәвалау билгеләп, палатага урнаштырдылар. Табиб һәр көн саен обход үткәрде. Кызганычка, аның исем-фамилиясен белмим. Бик игътибарлы ханым, озын буйлы, күзлекле. Мине препаратлар белән дәваладылар,

үпкәләрне эшләтер өчен зарядка ясарга өйрәттеләр. Персонал адресына бернинди начар сүз дә әйтә алмыйм.

-Ничек ашаттылар? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

– Дөресен әйтим, ашау ягыннан мин көйсезрәк, шулай ук уңайлылыкны бик яратам. Ирем дәваханәдә, туганнарым тәүлек әйләнәсе эштә, шуңа күрә алар даими рәвештә ашарга китерә алмадылар. Дәваханә ризыгын авызга да кабып булмый дигәннәрен ишеткән идем. Ашый алырмынмы дип борчылдым. Иртәнге ашка манный боткасы, май, чәй, ипи китерделәр. Кабып карадым, ә үзем бик тә тәмле бит болар дип уйлыйм! Төшке ашка борщ китерделәр! Бик яратып ашадым. Кичке ашка тефтельләр дә, кәтлитләр дә булды. Палаталарда һәрвакыт чиста, даими рәвештә җыештыралар.

Нурия Рафаэль кызы вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә бик рәхмәтле. «Аннан чыкканда бөтенләй башка кеше идем», – ди. Ковидның нәтиҗәләре әле үзен сиздереп тора, әмма ул сәламәтләнү юлында инде. Аны дәваханәдән 14 октябрьдә чыгарганнар. Ә ярты сәгатьтән соң, ни кызганыч, тормыш иптәшенең вафаты турында хәбәр килеп ирешә...

«Медицина хезмәткәрләре турында начар сүзләр ишеткәндә бик авыр була»

Вакытлыча йогышлы авырулар дәваханә сендә Юрий Ныровка 12 көн дәваланырга туры килә. «Яңадан туган кебек булдым», – ди ул үзе бу хакта. Аңа 67 яшь. Минем: «Госпитальдә 65 яшьтән өлкән булган кешеләргә нинди караш?» – дигән соравыма аның кисәк кенә тавышы үзгәрде.

– Менә сез үзегез көне буе төренгән килеш йөреп карагыз әле! Персонал турында начар сүзләр ишеткәндә хәтта еларлык дәрәҗәдә авыр була. Мин кемнең нәрсә әйтүен белмим, әмма мине һәм бер палатада яткан авыруларны кечкенә бала караган кебек карадылар. Иртәнге 4-5 ләрдә үк шәфкать туташы килеп сатурацияне, температураны, кан басымын үлчи иде. Артык мәшәкатьләп процедура кабинетына чакырып тормадылар, үзләре килеп укол ясадылар, система куйдылар. Минем белән янәшәдә бер егет ятты, аның аяклары авырта иде. Аны кашыктан ашаттылар, киемнәрен, урын-җирен еш алыштырдылар. Тагын ничек карарга соң? Анда менә дигән итеп ашаталар! Иртән ботка, май, өч кисәк ипи, чәй, компот яисә кисел бирәләр. Төшке ашка – зур савыт белән аш, макарон белән кәтлит. Шулай ашатканда ничек риза булмыйсың ди?! Теге дөньядан тартып чыгарулары гына җитмәгән, бала караган кебек карадылар да әле. Госпитальдә эшләүчеләрнең барысына да Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен, – ди Юрий Александрович.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев