Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кызыл олау»ны һәм ТАССРның 100 еллыгы әләмен каршы алдылар

Яңа уңыш төялгән беренче машиналарны каршы алу – күптәнге күркәм гадәт.

Быел Чистай районында аны торгызырга карар иттеләр – истәлекле вакыйга хөрмәтенә чын бәйрәм оештырдылар. Анда бик күп кунаклар катнашты. Алар арасында район башлыгы Дмитрий Иванов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, район хуҗалыклары җитәкчеләре бар иде. Бу көнне, «Чистай» агрофирмасыннан кала, элеваторга беренче ашлыкны Чистайның «Смольков» КФХсы, шулай ук Чирмешәннән авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм Алексеевск районы хуҗалыгы алып килделәр.

– Бүген бик мөһим чара, без яңа уңыш төялгән машиналарны каршы алабыз. Инвесторлар, җитәкчеләр, авыл хезмәтчәннәре ярдәме белән район кырларында мул уңыш өлгерде. Моны беренче суктырулар күрсәтте, алга таба нәтиҗәләр тагын да яхшырак булыр дип өметләнәм. Безгә азык-төлек иминлеген тәэмин итәргә кирәк. Хәзер безнең төп максатыбыз – уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу. Бу бик зур һәм авыр хезмәт, – диде Дмитрий Иванов.

– Әле кичә генә чәчүгә керешкән идек кебек, ә бүген инде яңа уңыш белән беренче КамАЗлар кайта. Чистай районы турында сөйләгәндә, яхшы кырларны, яңа алымнарны билгеләп үтмичә булдыра алмыйм, яңа инвесторлар килде, моңа кадәр эшләүчеләр дә эшләрен яхшы гына дәвам итәләр. Барыгызны да урып-җыю кампаниясе башлану белән котлыйм. Иманым камил, эшкә шулай җитди якын килүегез ярдәмендә сезнең амбарларыгыз яхшы ашлык белән тулы булачак, – дип мөрәҗәгать итте район игенчеләренә Наил Ринат улы.

Беренче ашлык төялгән олауны каршы алу республика күләмендәге тарихи вакыйга белән туры килде. Чистай районы ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итте. Бүген ул Менделеевскида старт алды, шуннан соң әләмне безнең шәһәргә алып килделәр. Дмитрий Иванов әләмгә район гербы төшерелгән билгене беркетте. Республика шәһәрләре һәм районнары буенча әләм 30 августка кадәр сәяхәт итәчәк.

– Чистайның беренчеләрдән булып ТАССРның 100 еллыгы әләмен кабул итүе күңелле вакыйга. Әлеге ике истәлекле вакыйганың бер көндә булуы икеләтә шатлыклы, – дип ассызыклады Дмитрий Алексеевич.

ТАССРның 100 еллыгы әләмен хөрмәтләгәннән соң, беренче ашлыкны алып кил гән зур йөк машиналары йөртүчеләрен бүләкләгәннән соң, изге теләкләр яңгы раганнан соң һәм концерт номерлары караганнан соң, «кызыл олау» турыдан-туры элеваторга юл тотты. Урак башланды, игенчеләргә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев