Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызыл мәйдан буйлап нык басып узды

Дмитрий Сафин юбилей Җиңү Парадында катнашты.

Узган елның октябреннән Дмитрий Мәскәү арты өлкә сендә урнашкан Таман дивизиясендә хезмәт итә, хәрби часть даими рәвештә хәрби парадларда катнаша. Шулай итеп, якташыбызга парад сафында үтү хокукы бирелә. Аның көне шактый озак вакыт репетициядән башлана торган булган. Солдатлар берничә чак рым араны бер рәткә тезелеп, синхрон адымнар белән сафта йөрү алымнарын шомарталар.

Эдуард Сафин, әти буларак шатлыгын яшермичә, улының хезмәте турында сөйли.

– Дмитрий аңа илнең төп парадында катнашуны ышанып тапшырганнары өчен горурлана. Аларның көненә ике тапкыр Алабино полигонында репетицияләре уза, анда Кызыл мәйдандагы кебек нәкъ шундый ук тамгалы мәйданчык бар. Парадка берничә көн кала, төннәрен тантана урынында солдатлар һәр адым, караш, баш борылышын шомарталар, генераль репетицияләр уздыралар, – дип сөйли Эдуард.

– Дмитрийга репетицияләр авыр бирелдеме?

– Улымның сүзләренә караганда, беренче вакытта кайбер солдатларның аңын югалтулары булган. Егетләр артыннан катгый медицина тикшерүе алып барыла, шуңа күрә борчылырга урын юк. Моннан тыш, аларны коронавируска даими рәвештә тикшереп торалар. Шулай ук егетләр яхшы туклана һәм көн саен бер үк вакытта – кичке сигез сәгатьтә йокларга яталар.

24 июнь көнне Сафиннар гаиләсе телевизор экраны каршында җыела. Солдатлар, бәйрәм кунаклары, хәрби техника – барысы да күренә, әмма төп максатлары – Дмитрийны күрү.

– Тиз генә булса да, без аны күрдек. Ул икенче рәттә, уңнан бишенче барды. Бу мизгелне без Интернетта берничә тапкыр, компьютер экранындагы рәсемне зурайтып карадык, – ди солдатның апасы Юлия.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Дмитрийга Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан уздырылган парадны турыдан-туры күрү мөмкинлеге насыйп була. Хәтта вакыт буенча да ул сәгать ярымга якын барды, ә бу гадәттәгедән озаграк. Аның белән бергә парадта 14 меңгә якын хәрби хезмәткәр катнаша. Шулай ук телевизордан парад сафында хәрби техникадан торган 24 төркем – 200 заманча үрнәктәге һәм 18 тарихи техника булуын хәбәр иттеләр. Инде танылган хәрби машиналар белән беррәттән, Кызыл мәйдан буйлап беренче тапкыр 20гә якын яңа хәрби техника үрнәге узды. Бу хәлнең шаһиты булу зур дәрәҗә.

Дмитрий шулай ук үзенең тәэсирләре, зур бәйрәмдә игътибар үзәгендә булуы турындагы хис-кичерешләрен сөйләде.

– Армиягә алынгач, миңа шундый дәрәҗә насыйп булыр дип уйламаган да идем. Бик озак, көннәр-төннәр буе әзерләндек. Ә парадта барысы да бер мизгел эчендә узды. Хисләр әйтеп бетергесез. Репетицияләр вакытында мондый хәлгә күнеккән кебек тоелса да, ил җитәкчелеге каршыннан узганда, телевизор экраныннан сиңа бөтен ил каравын аңлаганда, дулкынлану биләп ала, әмма мин бу хисне эчкә, бик тирәнгә яшерергә тиеш, – дип уртаклаша солдат.

Дмитрий Сафинның хезмәт иткән чорда зур күләмле чараларда катнашканы булган. Ул башка солдатлар белән бергә Россия Кораллы Көчләр гыйбадәтханәсен изгеләндерүдә катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X