Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Кышын йортларда янгыннар саны арта

    Янгын күзәтчелеге инспекторы җылыту чорында куркынычсызлык чараларын искә төшерде.

    Ел саен ягып җылыту сезоны чорында көнкүреш янгыннары саны арта, аларның сәбәпләре – җылыту системаларын һәм җайланмаларын, мичне эксплуатацияләгәндә янгын иминлеге кагыйдәләрен тупас бозу, шулай ук гадәти ваемсызлык.

    Әмма гади таләпләрне үтәү турында кайгыртып, янгын кебек бәлане булдырмый калырга да мөмкин. Ягып җылыту чорында иминлек чаралары турында Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин сөйләде.

    – Файдалана башлау алдыннан мич һәм төтен чыга торган юлларның төзеклеген тикшерергә, аларны ремонтларга, корымнан чистартырга, ярыкларны сыларга, барлыкка килгән ярыкларны шунда ук күрү өчен чормадагы төтен юлын агартырга кирәк. Ә ягу сезоны дәвамында төтен юлларын тагын бер кат корымнан чистартырга. Мич авызыннан көл һәм шлакны су сибеп җыеп алырга һәм куркынычсыз урынга чыгарырга кирәк, – ди Руслан Сафиуллин.

    Мичтән файдаланган вакытта янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү мөһим.

    – Киемне һәм башка яна торган материалларны киптерү өчен мич өстенә куймагыз. Мичне кабызу өчен бензин, керосин һәм башка җиңел ялкынсынучы сыеклыктан файдаланмагыз. Янып торучы мичне караучысыз калдырмагыз һәм аны күзәтүне балаларга йөкләмәгез! – дип кисәтә янгын күзәтчелеге инспекторы.

    Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге шәһәр һәм район халкына янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

    Белешмә

    «Мич»тән чыккан янгыннарның төп сәбәпләре:

    – агач түшәмәләр аша үткән урыннарда төтен чыгу торбаларының тиешенчә бүленмәве, шулай ук мич диварлары һәм йорт диварларының агач корылмалары арасында араның кечкенә булуы,

    – мич авызы алдында табак калай куелмавы,

    – тиз янып китүче сыеклык белән мич кабызу,

    – мич авызыннан чыгып торган озын утын куллану,

    – мичне артык кыздыру,

    – мич авызын ачык калдыру,

    – кием яки башка әйберләрне мич тирәсендә киптерү.

     

     

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: