Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыргый хайваннарны «ашый торган» вакцина белән сыйладылар

Район урманнарында хайваннар өчен махсус брикетлар-алдавыч җимнәр куйдылар. Ветеринарлар шулай итеп кыргый хайваннарны котыру чиреннән саклыйлар.

Нигездә, вакциналы җим төлкеләр өчен куела. Чөнки күп очракта котыру чирен алар тарата. Белгечләр ачыклаганча, вакцина тарату - кыргый хайваннарны куркыныч вирустан саклауның иң нәтиҗәле юлы.

– Бу эш планлы түгел. Без аны яз һәм көз айларында тормышка ашырабыз. Берничә көн эчендә 30 меңнән артык кәҗәгә вакцина ясалды. Әлеге эшне биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре белән бергәләп үткәрәбез. Алар төлкеләрнең кая туклануларын, аларның ояларының кая булуларын яхшы беләләр.Брикетлар-алдавыч җимнәр хайваннарның оясына һәм аның янәшәсенә салына, – дип ачыклык кертә Чистай районы ветеринария берләшмәсе начальнигы Нияз Дәүләтханов.

Тышкы яктан брикет шоколадка охшаган һәм хуш ис тарата. Белгечләр әйтүенчә, аның тәме хайваннарны үзенә җәлеп итә.Брикет составында ит-сөяк оны, желатин, ә даруы эчке якта. Вакцинаның тәэсире хайван организмына эләккәннән соң бер атнадан соң башлана һәм бер елга кадәр дәвам итә. Шундый дәвалау брикетларын районның барлык урман массивларына һәм торак пункт янәшәсендәге территорияләргә куйдылар.

– Йорт хайваннары турында да онытырга ярамый. Яраткан йорт хайваннарыбызны котыру чиреннән саклау өчен ел саен кисәтү вакциналары үткәрергә кирәк. Моны бушлай ветеринар клиникада ясарга мөмкин. Аның адресы: Чистай шәһәре, Тукай урамы 84, – дип чистайлыларга мөрәҗәгать итте Нияз Нәзир улы.

 Шуны да белергә кирәк, котыру чире кешегә дә эләгергә мөмкин. Вирус авыру хайваннардан алар тешләгән, тырнаган вакытта, төкерек, хәтта аларны караганда да эләгергә мөмкин. Теләсә кайсы, аеруча караучысыз калган хайван тешләгән вакытта, иң яхшы ысул – травмоталогия пунктына мөрәҗәгать итү.

Кирәк дип тапкан очракта, сезгә котыру чиреннән иммунитет булдыручы прививка ясаячаклар.

Белешмә

 Котыру чире - ул йогышлы хайван тешләгәннән соң, нерв системасының нык зарарлануын китереп чыгаручы, кайчакта үлем белән тәмамланучы кискен йогышлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев