Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көймә станциясе үзенә тарта

Навигация-2020

Көймәләр, катерлар бер-бер артлы Чулман киңлекләренә юнәлеп, «Хәерле сәфәр!» дигән җылы теләкләр язылган плакат урнаштырылган көймә станциясенең конт роль постын узалар. Йөзү чаралары хуҗаларын сак хезмәте хезмәткәре Владимир Чикрин эшләнгән ритм буенча каршы ала һәм озатып кала, шул арада аларны сәламләргә, пропускларны кабул итәргә яки тапшырырга да өлгерә.

– Бүген, шимбә көнне, эсселек бераз кимеде, Чулман киңлекләренә чыгарга теләүчеләр саны да артты, – дип уртаклаша ул буш минутында. Кичке сәгать 10да бер көймәләр кичке балык тотудан кайта, икенчеләре инде берничә сәгатьтән соң иртәнгесенә ашыга. Шулай итеп, һава торышы аяз булганда станциядә хәрәкәт, тормыш сулышы тәүлек буе дәвам итә.

Балык тотарга ярату чы ларның һәрберсен көймә станциясе белән шәхси, җылы элемтә бәйли, анда Чулман киңлекләрендә аларны яраткан көймәләре көтә.

Республикада иң яхшы ларның берсе булган безнең Чис тай көймә станциясе елдан-ел уңайлы була бара, чәчәкләргә күмелә, яңа понтоннар, заманча катерлар, яхталар белән яңартыла. Ул Чистайдан гына түгел, Казаннан, Яр Чаллыдан, Әлмәттән, Бөгелмәдән һәм хәтта Мәскәүдән дә балык тотарга һәм ял итәргә яратучылар өчен кызыклы.

Станциянең сак һәм ремонт хезмәте хезмәткәрләре өчен чәчәкләргә күмелгән, тирәсендә декоратив плитә җәелгән якты бина Чулман ярында уңайлы теплоход булып күренә.

Төзекләндерүдә, матди базаны ныгытуда, этаплап үстерүдә һәм хәтта аның яшәешендә барлык яхшы үзгәрешләр көймә станциясе директоры Владимир Чурбанов исеме белән бәйле. Аны ябу һәм шәһәр читенә күчерү мәсьәләсе кис кен торганда, ул станцияне элеккеге урынында саклап калу өчен бөтен көчен куя. Алай гына да түгел, ул аны шәһәр халкының яраткан урынына әверелдерә.

Станция чикләрен ышанычлы ныгыту һәм саклау буенча зур эш башкарылган. Иске баржалар урынына биредә ныклы саклагыч понтоннар урнаштырылган. Соңгы елларда барлыгы җиде понтон линиясе, агач түшәмәләр алыштырылган, уңайлы, яктыртылган, металлдан эшләнгән, төшә торган җайланмалар куелган.

Кертелгән башка яңалык – электрон карточкаларга да өйрәнгәннәр, алар үткәрү режимын һәм тәртипне шактый ныгытканнар. Аларны гамәлгә керткәнче станциягә теләсә кем кереп йөри алган һәм милекнең сакланышын тәэмин итү авыр булган. Бүгенге көндә станция территориясенә шундый карточкалар булганда гына керү мөмкин.

Автотранспортны саклау мәсьәләсе дә уңышлы хәл ителгән. Керү юлы белән янәшә күп сыйдырышлы, асфальтланган мәйданчык төзелгән, анда дистәләгән автомобиль бушлай урнаштырыла. Теләк булган очракта, хуҗалары аларны станция территориясенә кую өчен түләүле рөхсәт ала алалар. Эре габаритлы катерлар һәм яхталар өчен причал диварлар төзү белән дә проблемалар хәл ителә, алар елдан-ел арта бара.

– Безнең базада ел саен рес публика Дәүләт кече күләмле суднолар инспекциясенең район бүлекчәләре ярышлары, башка җыеннар үткәрелә, – ди көймә станциясе начальнигы Сергей Фугин. – Бу коллективтан югары җаваплылык, җәйге навигациягә югары әзерлек дәрәҗәсен таләп итә. Без җирле кече суднолар инспекциясе хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Без бергә көймәләр, катерлар хуҗаларының йөзү куркынычсызлыгын тәэмин итәбез, соңгы елларда бер генә гадәттән тыш хәл, бәхетсезлек очрагына да юл куелмады.

Станция базасын төзүгә зур өлеш керткән Николай Остолопов, ветеран Иван Беловның фидакарь хезмәтен, оста куллы Ильяс Заһретдинов, эретеп ябыштыручы Николай Сухарев, башка ремонтчыларны ул җылы рәхмәт сүзләре белән искә ала.

Аларның югары осталыгы һәм җаваплылыгы быел Чулманда суның нык күтәрелүе, көчле агым, коронавирус эпидемиясе белән бәйле барлык сынауларны лаеклы үтәргә, җәйге навигациягә уңышлы әзерләнергә һәм аны каршы алырга ярдәм итәләр.

Шушы җәйге, эссе көннәрдә көймә станциясе һәвәскәр балык тотучыларны, суда ял итәргә яратучыларны кадерле кунакларны көткәндәй ачык йөз белән каршы ала. Көн саен ул гүзәл Чулман утрауларына, пляжларга дүрт йөзләп һәм аннан да күбрәк көймә, катерны, йөзләгән ял итүчене озата һәм кояш баеганда аларны – рәхәтләнеп ял итеп кайтканнарны киң колач җәеп каршы ала.

Геннадий Абрамов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев