Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Кыш көне балык тоту: мавыктыргыч, әмма куркыныч

    Тавыш көчәйткеч, коткару түгәрәге, жилет, озын бау... Әлеге кирәкле инвентарь белән коралланып, һава мендәрендә суднога утырып, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хез­мәткәрләре балыкчылар янына юнәлделәр. Бәхеткә каршы, барлык коткару әйберләре бу юлы аларга күрсәтү, өйрәтү өчен генә кирәк.

    Камада «Куркыныч боз» акциясе үтәчәк. Бу традицион профилактик чара, аны кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре үткәрә. Аның максаты - кышкы балык тотуны яратучыларның исенә янә бер кат үзеңне бозда тоту кагыйдәләрен искә төшерү.
    Иң башта традиция буенча боз калынлыгын үлчәргә кирәк. Хәзерге вакытта ул сулыкларның төрле участокларында 15 сантиметрга якын.
    - Кешене тыныч кына тотар өчен бозның әлеге катламы җитәрлек. Ә менә автомобильләрдә һәм тех­никаның башка төрләрендә бозга чыгу тыела. Моның өчен һәр ел саен көзге-кышкы чорда бозга күпләп чыгу урыннарында кисәтүләр белән махсус аншлаглар куябыз, - дип сөйли ТР ГИМСының Чистай инспекторлар бүлеге начальнигы Михаил Марфин.
    - Бозның калынлыгы яхшы булуга карамастан, кышын балык тотарга яратучыларга үзләренең иминлекләре турында да онытырга ярамый. Балык тотарга кергәндә үзең белән озын бау алырга, аякны шуытып кына атларга кирәк, үз тирәңдә күп чокырлар ясарга ярамый. Һәрвакыт үзең белән телефон алырга, бик кирәк булганда 112 бердәм номеры буенча коткару хезмәтенә шалтыратырга кирәк, - дип билгеләп үтте «Алексеевск» 3нче номерлы зона эзләү- коткару отряды начальнигы Руслан Шакиров.
    Үзеңне тагын да куркынычсызрак итеп сизү өчен Гадәт­тән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре үзегез белән «Конец Александрова» исемле ягъни азагы пенопластик блок­лы бау алырга киңәш итә. Аны батып баручы кешегә таш­ларга мөмкин. Әлеге җайланма белән ничек кулланырга икә­нен күрсәтеп тә бирделәр. Шулай ук кышын балык тотарга яратучыларга үзеңне бозда ничек тотарга кирәклеге турындагы кагыйдәләр белән белешмәлекләр тапшырылды.
    Бер белешмәлекне Рафаэль Мөхлисовка да тапшырдылар. Ул балык тоту белән 40 ел шөгыльләнә.
    - Бозга кергәндә иң беренче чиратта үз куркынычсызлы­гың турында, аннары гына балык тоту турында уйларга кирәк. Мин кышын балык тотарга боз тулысы белән ныгып беткәч, куркынычсыз калынлыкка җиткәч кенә барам. Ә соңгы тапкыр балык тоту кагыйдәләре турында да һәрвакыт истә тотам, - дип сөйли стажлы балык тотарга яратучы.
    Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Чистайда Кама һәм Прости акваторияләрендә пат­рульлек итү оештырылган. Ул суднолар ярдәмендә һава мендәрләрендә үткәрелә. Кизү торучы отрядлар составында кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе вәкилләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары.
    Бүген Россиядә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары көне билгеләп үтелә. Әлеге авыр, әмма игелекле һөнәр ияләренең күбесе әлеге бәйрәмнәрен дә постта каршы алалар. Чөнки аларның көндәлек эшеннән кешеләр гомере тора. Батырлык, кыюлык, үз эшеңә бирелгәнлек, намуслылык - әлеге һөнәр ияләрен шушы сыйфатлар аерып тора да инде. Аларның хезмәтләре көн саен иң кадерле, кыйммәтле күрсәткечләр - коткарылган кешеләр гомере белән бәяләнә.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: