Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыш бабайга кунакка, Великий Устюгка

Чистай Кар кызы Кыш бабайның туган иле, Великий Устюгка кунакка барачак.

Чистай Кар кызы Кыш бабайның туган иле, Великий Устюгка кунакка барачак.
Ә бәхетле билетны 3 нче гимназиянең сигезенче сыйныф укучысы Кристина Смоленкова "Мисс Кар кызы" конкурсында җиңеп алды. Конкурсны Светлана Выприцкая җитәкчелегендәге балалар иҗаты һәм белем бирү хезмәте үзәге оештырды. Аксыл йөзле, озын толымлы, шат күңелле, сөйкемле гүзәл кыз, чыннан да, әкият героена охшаган.
- Кристина, сиңа төп приз ошадымы?
- Берсүзсез, бу турыда хыялланырга гына мөмкин, әйтерсең лә әкияткә эләктем. Кар кызы Кыш бабай белән очрашырга тиеш бит.
- Ә син Кыш бабайга ышанасыңмы?
- Ә нигә юк. Кечкенәдән үк могҗизага ышанам. Хәзер инде Кар кызы буларак статусым буенча шулай тиеш. Әгәр нәрсәне дә булса бик теләсәң, ул тормышка аша. Әлеге өметне әнием дә яклый, ул минем өчен сәхнә образлары булдыра. Миңа концерт костюмнары тегә, прическалар ясый.
-Сиңа халык алдында еш чыгыш ясарга туры киләме?
-Еш түгел, мин берничә тапкыр "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең республика яшьләр фестивалендә чыгыш ясадым, концерт программаларында катнашам. Быелгы конкурста матур Кар кызы титулын күп кызлар дәгъвалады, дүрт авыр сынау узарга туры килде. Шундый күп уңай тәэсир алдым, берникадәр тәҗрибә тупладым. Оештыручыларга рәхмәт. Минем башыма таҗны 2008 елгы "Кар кызы" конкурсында җиңүче Анастасия Басова кидерде.
- Кристина, сихри таягың булса, нишләр идең...
- Аның белән бер селтәнеп барлык авыру кешеләрне, бигрәк тә балаларны терелтер идем. Аларның йөзләрен бәхетле елмаю белән бизәр, чыршы янына Яңа ел бүләкләре куяр идем, ә аларны иртән күңелле сюрпризлар көтәр иде. Менә шул вакытта барысы да теләкләрнең тормышка ашуына ышаныр иде. Минем үземнең дә танышларыма яхшылык эшлисем килә.
- Син Кар кызын ничек күз алдына китерәсең?
- Ягымлы, сөйкемле, нур сибеп торучы һәм иң күңелсез кешеләрне дә шатландыра белүче итеп. Аның белән аралашу өчен барысы да аны яратучы итеп күз алдына китерәм.
- Газета укучыларыбызга Кыш бабай оныгыннан теләкләр.
- Яңа 2013 елда тормышыгыз тагын да яктырак булсын, һәрвакытта да яхшыга ышаныгыз. Сезгә сәламәтлек, шатлыклар һәм карлы кыш телим.
Кар кызы сезне Скарятинский бакчасында, үзәк чыршы янында, 31 декабрь көнне көтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев