Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кырык яшь чистайлы паспорт алды

Шушы егетләргә һәм кызларга 14әр яшь. Алар тантаналы рәвештә үз гомерләрендә шәхесне раслаучы беренче документ алдылар. Паспортлар тапшыру тантанасы Никахлашу сараенда узды. Әтиләр һәм әниләр, әбиләр уллары һәм кызлары, оныклары өчен мөһим вакыйганы игътибарсыз калдырмаганнар. Дулкынландыргыч мизгелләрдә алар янәшәсендә булдылар. - Бүген минем зур кызым Камилә паспорт ала, - ди...

Шушы егетләргә һәм кызларга 14әр яшь. Алар тантаналы рәвештә үз гомерләрендә шәхесне раслаучы беренче документ алдылар.
Паспортлар тапшыру тантанасы Никахлашу сараенда узды. Әтиләр һәм әниләр, әбиләр уллары һәм кызлары, оныклары өчен мөһим вакыйганы игътибарсыз калдырмаганнар. Дулкынландыргыч мизгелләрдә алар янәшәсендә булдылар.
- Бүген минем зур кызым Камилә паспорт ала, - ди Лилия Багизаева, дүрт бала әнисе. - ЗАГС бинасында паспортлар тапшыру тантанасын оештыру идеясе бик ошады. Мин биредә беренче тапкыр, тормыш иптәшем белән никахыбыз башка шәһәрдә теркәлгән иде. Оештыручыларга бик зур рәхмәт, барысын да төптән уйлаганнар. Балаларыбыз үсә, улыма - 17 яшь, менә зур кызыма да 14 тулды.
Әлбәттә, шундый вакыйга истә кала. Үгет-нәсыйхәтләр белән пас­порт тапшыручылар арасында «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов та бар иде.
Хуҗаларның кунакчыллыгы һәр­вакыт сокландыра. Менә бүген дә ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина егетләргә һәм кызларга әлеге аббревиатуралар артында ниләр яшеренгәнен: биредә нин­ди гражданлык торышы актлары язылуын сөйләде. Федераль мигра­ция хезмәте идарәсе бүлеге җитәк­чесе Равил Мәзгутов документның тарихына тукталды.
- Паспорт - ул үзенә күрә кешенең йөзе, аның визит карточкасы, аңа һәрвакыт хөрмәт белән карарга кирәк, - дип билгеләп үтте Равил Мәзгутов. - Хәзер паспорт 14 яшьтә бирелә (элек 16да иде). Аны вакытында: 20 һәм 45 яшьтә алыштырырга онытмагыз.
Дөрес, гүзәл зат вәкилләренә моны кияүгә чыккач, фамилия үзгәрү уңаеннан да эшләргә туры киләчәк.
- Яшермим, дулкынланам, - ди Диана Самойлова, 1нче мәктәп укучысы. - Шулай тантаналы төстә булыр дип көтмәгән идем. Минем белән бергә сыйныфташларымның берсе дә паспорт ала.
- Җаваплылык, әлбәттә, өстәлә! - ди тагын бер тантана сәбәпчесе Вероника Мельникова. Ул 4нче мәктәптә укый. - Бу җитлегүгә тагын бер адым. 14 яшьтә паспорт бирүләре юкка түгелдер.
Оештыручылар, балалар шушы вакыйганың, бу документның мөһимлеген аңласыннар өчен, барысын да эшләгәннәр.

*Борынгы Мисырда шәхесне раслаучы документ булып хакимлек итүче фиргавеннең исеме чокып ясалган йөзек хезмәт иткән. Бу йөзек хуҗасының җәмгыятьнең югары катлавына катнашы булуы турында раслаган.
*Борынгы Кытайда, шуннан соң Алтын Урдада паспорт ролен алтын язулар үтәгән, анда хакимнең исеме һәм аңлатма язуы чокып язылган.
*Россиядә шәхесне раслаучы таныклыклар 18нче гасырда барлыкка килгәннәр.
Гөлнур САДЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев