Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелләрдә яңарды...

Без, 1983 елда Каргалы мәктәбен якты уй-хыяллар белән тәмамлаучылар, кабат бергә җыелдык.

Картаямыни соң күңел, маңгайлар сырланса да, дигән сүзләрнең мәгънәсенә еллар үткәч кенә төшенәсең икән. Күңел дигәнең дистә еллар үтсә дә, картаймый икән шул. Балалар үсеп буй җитсә дә, еллар арты еллар йөгерешсә дә, күңел дигәнең һаман яшь...

Сыйныфташлар белән булып узган очрашуда моны янә бер кат аңладык. Мәктәпне тәмамлауга 39 ел гомер үтсә дә, сөбханалла, беребез дә картаерга ашыкмый, һәрхәлдә, күңелләребез яшь әле. Бер мизгел эчендә мәктәп елларындагы кыз-малайларга әйләндек тә куйдык...

Очрашуыбыз үзебез белем алган Каргалы мәктәбендә башланды. Шул ук коридорлар,шул ук сыйныфлар. Үзебез утырган парталарга утырып, укучы булып куллар да күтәрдек, шаярыштык та... Мәктәп елларындагы күңелле мизгелләр бер-бер артлы кино кадрлары кебек күз алдыбыздан үтте.

1981 ел. Без, Иске Роман мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлаган җиде кыз, Каргалы мәктәбенә укырга килдек. Татар Сарсазы, Исләй авылларыннан килүчеләр дә бар иде. Барыбыз да дулкынланабыз, балаларга хас булганча, азрак шүрлибез дә бугай... Чөнки монда үз авылың түгел инде, барысы да чит-ят дигәндәй... Ни хикмәт, тиз ияләштек, каргалылар көймәсенә тиз утырдык димме... Укытучылар да, сыйныфташлар да хәерхаһлы булдылар. Беренче көннән үк аралашып киттек. Тик өйгә кайтасы килү генә үзәкне өзә иде. Очраган машинага (без аны попутный дибез) утырып кайтабыз да китәбез мин сиңа әйтим...Сыйныфташыбыз Фәниснең безне мотоцикл белән озата баруы исемдә. Башлангыч сыйныфларда безнең Иске Роман мәктәбендә укып киткәнгәме (аннары алар гаиләләре белән Каргалыга күченделәр), безне аеруча якын итте ул. Ят егетләр, чит кешеләр күз атмасыннар дигәндер инде... Үзенчә безне саклавы, яклавы булгандыр.

Ике ел гомер әллә ни күп тә түгел, бик тиз узып китте. Вакыт тиз узса да, сыйныфташлар белән нык дуслашып өлгердек. Сыйныф җитәкчебез Мария апа Гыйниятуллина иде. Менә дигән тарихчы, тәҗрибәле, өлкән укытучы. Тарихны биш бармагы кебек белә, үтемле киңәшләре белән гел үсендереп торды. Ә параллель сыйныф җитәкчесе Рәшит абый Шәрәфетдинов, киң күңелле, гел елмаеп кына торучы математик иде. Математика, физиканы, астрономия фәннәрен көтеп ала идек, бик күңелле, җанлы үтә иде аның дәресләре. Очрашу кичәсендә дә аларны зур ихтирам белән, сагынып искә алдык.

Быел мәрхәмәтле сыйныф ташларым бик тә саваплы эш башкарганнар. Аларның каберләрен чистартканнар, чәчәкләр утыртканнар. Аллаһның рәхмәтендә булыгыз, дускайларым. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Юлдашеваның һәр сүзнең тәмен белеп сөйләвен, математика укытучысы Раҗия Йосыпованың үз фәнен бик төгәл итеп аңлатуын, химия-биология укытучысы Фәүзия Мингалееваның кызыклы тәҗрибә үткәрүен, татар теле укытучысы Рәшидә Лотфуллинаның ана телебезнең аһәңен тоярга өйрәтүен ничек онытасың ди?!

Очрашу кичәсендә дә аларны сагынып искә алдык, алар биргән белем-киңәшләр һәр бере безнең тормышында чагылыш тапты, ярдәм итте. Шөкер, сыйныфташларымның берсе дә югалып калмаган. Барысы да тормышта үз юлларын тапканнар. Аларга карап сокланып, горурланып утырдым. Барысы да уңган-булганнар, җитезләр, активлар. Нинди генә һөнәр ияләре юк араларында... Укытучылар, шәфкать туташлары, эшмәкәрләр, бухгалтерлар, энергетиклар, машина йөртүчеләр, терлекчеләр, һ.б. лар. Эшләрен намус белән башкарып, илебезгә, халкыбызга хезмәт итәләр. Нурсилә Мөхәммәтҗанова турында аерым әйтми кала алмыйм. Мәктәп елларында ук актив, олы җанлы булуы белән аерылып тора иде ул. Бүген дә Нурсиләбез әйдәп баручы, барыбызны да табыштыручы, бер йодрыкка туплаучы ул. Оештыру сәләтен, миһербан-шәфкатьне Аллаһы Тәгалә аңа мулдан биргән. Булганнан бар да була дигәндәй, нинди эшкә алынса да, башкарып чыга торган кыю йөрәкле ханым да әле ул. Хәзер эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, үзенең кибетен ачып, авыл халкына хезмәт күрсәтә. Аның турында җылы сүзләр еш ишетәбез, ярдәмчеллеге, игелекле эшләре белән барыбызны да шатландырып тора. Альбина Хәйруллина исә мәктәптә озак еллардан бирле оештыручы булып эшли. Безгә онытылмас очрашу мизгелләре бүләк

итүдә аның да өлеше бихисап. Үз эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкара. Һәрчак ачык йөзле, шат күңелле, балкып торучы Альбинабыз бик матур җырлый да әле. Очрашу кичәсендә дә бик күркәм итеп, сыйныфташларына ярату хисләрен дәртле җыры аша ирештерде. Артистларың бер якта торсын! Афәрин, Альбина! Уңганнарның уңганы Фәргать Сәхапов та һәрчак оештыручылар арасында булды, ярдәмләшеп торды. Хәер, күмәклектә көч дигәндәй, булышучылар, кирәк-яракны табыштыручылар күп булган. Иң күп рәхмәт сүзләре дә аларга – оештыручылар адресына яңгырады. Рәхмәтнең артыгы юк диләрме әле... Тагын бер кат рәхмәт сезгә шундый булганыгыз, безне сөендергәнегез өчен! Туганнарны, дусларны очраштыру бик саваплы гамәл, Аллаһы Тәгалә үзегезгә әҗер-савапларын бирсен.

Егетләр дигәннән, алар бәй рәм кичәсендә иң активлары булдылар. Фәрит, Сирень, Фәргать, Фәнис, Фазыл, Альберт, Рәмзис, Рафаил, Илдар, Радик безгә искиткеч концерт күрсәттеләр дисәк тә, хата булмастыр (барыгызны да фамилияләре белән язмаганга үпкәләмәссез шәт, сыйныфташларым, урын чикле). Төрле образларга кереп, бик тә килештереп җырладылар, биеделәр, төрле уен коралларында чирт те ләр мин сиңа әйтим! Бу очрашуда мин аларны яңа яктан ачтым, соклануымның чиге-чамасы булмады. Булдырдыгыз, егетләр!

Сыйныфташларыбызның дүртесе үз парларын сыйныфташлары арасында тапты ләбаса! Гөлнур белән Илдар мәктәп елларыннан ук дуслашып йөрделәр. Яшьлек мәхәббәтенә тугры калып, матур гаилә кордылар, лачындай ике ул үстерделәр! Роза белән Фәрит тә сыйныфташлар, менә дигән гаилә кордылар, бар яктан килгәннәр, алмадай ике кыз үстерделәр.

Әнисә, Наҗия, Гөлсинә, Гөлчәчәгебез иң игелекле һөнәрне – шәфкать туташы һөнәрен сайлаганнар. Кешеләргә ярдәм итүдән, кешеләр сәламәтлеге сагында торудан да изге нәрсә юктыр ул. Бу вазифаны алар фи да карьләрчә башкардылар. Авыруларның ихластан әйткән рәхмәт сүзләре моны янә бер кат раслый. Сыйныфташыбыз Роза авырап ятканда Наҗиянең гел янында булып, ярдәм итеп торуына, мәрхәмәтле йөрәгенә ничек сокланмыйсың!!!

Хәер, сыйныфташларым, әйткәнемчә, барысы да киң күңелле, ярдәмчелләр. Барысы турында да җылы сүзләр әйтәсе килә. Аралашып-ярдәм ләшеп торган, бүгенге көнгә хәтле тугры дусларым Рәмзия, Энҗе, барыбызның дә күңелен күтәреп торучы, гел шат күңелле Фәниябез, җитди сорауларга һәрчак төпле җавап бирүче Әнисәбез, кояштай балкып торучы Гөлшатыбыз, поч тада эшләп Каргалының бөтен әби-бабайларын шатландырып торган Фәниябез, шат күңелле Розабыз, дәрес вакытында да кызык сүзләре белән көлдерә белгән Суфиябез... Очрашуда аларның һәрберсен күреп ихластан сөенештек, барысы да бик-бик якын шул күңелгә. Очрашуга килә алмасалар да, ачык йөзле, мөлаем, уңган-булган сыйныфташларыбыз Роза, Гөлсирә, Илһамия, Лилия, Тәнзилә, Фирдәүсия, Гөлфирә, Илдар, Азат, Илфатларыбызны да үзебезнең арабызда кебек хис иттек. Киләсе очрашуларда алар белән дә очрашулар насыйп булсын. Барыбыз да исән-имин булыйк!

Ни хәл итмәк кирәк, өч сыйныфташыбыз: һәрнәрсәгә сөе неп яшәүче Гөлсинәбез, тыйнак, тыныч Рәүфебез, көр күңелле, бернәрсәгә дә сер бир мәүче Розабыз безнең арада юк инде. Тормышның бар ямен-тәмен тоеп яшәр вакытта каты авыру аларны безнең арадан алып китте. Очрашуда да аларны барыбыз бергәләп искә алдык, алар безнең йөрәктә яши. Һәрберсенең урыны оҗмахта, рухы шат булсын!

... Матур бер төш кебек кенә булды бу очрашу. Санаулы минутлар бик тиз уза шул. Әле һаман күпләребез шул очрашу тәэсирендә, шундагы күрешү-очрашу мизгелләреннән канатланып яши. Хәер, хәзер Интернет дигәнеңнең дә безгә файдасы тия, аның аша аралашып торабыз. Сөбханалла, төркемебез дус-тату, бер-беребезнең тавышын да ишетәбез, язышкалап та алабыз... Шулай хәл-әхвәлләр белешеп, борчу-шатлыкларны уртак лашып торыйк, киләчәктә исә тагын шундый очрашулар насыйп булсын! Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев