Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады!

Кичә йөзләгән өлкән сыйныф укучысы, әти-әниләр һәм укытучылар өчен мөһим һәм дулкынландыргыч көн булды – муниципаль район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.

Бәхетле чыгарылыш укучылары, таләпчән укытучылар һәм бераз югалып калган әти-әниләр – менә алар, ел саен саубуллашу һәм киләчәккә зурдан-зур өметләр бүләк итүче шушы көннең төп геройлары.
350 егет һәм кыз өчен олы тормышка ишекләр ачылды. Өй эшләре, мәктәп партасы артында дәрес тыңлап утырулар, тәнәфесләр һәм балалар тормышының ваемсыз еллары артты калды. Алда иң мөһим һәм җаваплы эшләрнең берсе – БДИны уңышлы тапшыру һәм югары уку йортына укырга керү.
Яшь, дәртле һәм максатчан егетләр һәм кызлар  тормыш­ларының яңа баскычына күтәрелделәр. Киләчәктә ни буласын алар әле белмиләр, әмма барлык авырлыкларны һәм киртәләрне җиңеп чыгуларына ышаналар.
Районның барлык мәк­тәп­лә­рендә тан­та­налы линейкаларда педагогларның һәм әти-әниләрнең үгет-нәсыйхәтләре, теләкләре яңгырады. Чыгарылыш укучылары җырлар һәм шигырьләр өйрәнгәннәр, яраткан укытучылары өчен бүләкләр әзерләгәннәр, үзенчәлекле номерлар уйлап тапканнар. Алар парта артында үткәргән иң яхшы мизгелләрне искә төшерделәр.
– Мәктәп белән аерылышу бик моңсу, – дип уртаклашты безнең белән 4нче мәктәпнең чыгарылыш укучысы Дарья Холоденина. – Укыганда без бергә булу шатлыгын аңламый идек, ә хәзер аерылышканда бик күңелсез. Без тормышта үз урыныбызны табарбыз дип ышанам. Шәхсән минем сыйныф җитәкчем Валентина Петровна Шилова кебек математика укытучысы буласым, математиканы аның кебек яхшы беләсем һәм бу фәнне балаларга укытасым килә.
Саубуллашу вальсы...  Мәктәп линейкасының бу, мөгаен, иң дулкынландыргыч мизгеледер. Менә соңгы кыңгырау чыңлады.
Артта калган балачак һәм яңа тормышка аяк басу билгесе буларак гадәттәгечә күккә шарлар күтәрелде. Әмма алда әле дәүләт имтиханнары көтә. Беренче дата 28 майга билгеләнгән. Укучылар сайлау буенча география һәм информатика тапшырачаклар. Уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай