Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кычыткан безне ачлыктан саклап калды»

Әни-каенанам Исламия Сәмигулла кызы Сөнгатуллина – сугыш чоры баласы. Ачлыкны да, ялангачлыкны да күп күрергә туры килгән аңа.

Аларның гаиләләре ишле, алты балалы – өч ир егет, өч кыз була. 1941 елнын апрель аенда әти-әниләре белән бергә Кемерово өлкәсенең Губах шәһәренә күчеп китәләр. Ләкин аларга анда озак яшәргә туры килми, сугыш башлана. Шулкадәр ерак җирләргә китеп, бу шәһәрдә бары ике генә ай яшәп калалар. Әтиләре, хатыны белән балалары чит җирләрдә адашып калмасыннар дип, аларны поездга утыртып кире туган якларына озата. Ә үзе сугышка алына. Менә шул вакытта әтиләрен сонгы тапкыр күреп калалар алар. Әтиләреннән бары «Хәбәрсез югалды» дигән өчпочмаклы хат кына килә.

Сугыш башланган елны әни беренче класска укырга керә. Аның бик укыйсы килә, ләкин өскә киеп йөрергә киеме дә булмый.

– Шәл ябынып барганнарым бүгенгедәй күз алдымда. Аннан соң энем белән икебезгә мәктәптән тун бирделәр. Бер көнне ул, бер көнне мин йөрдек укырга. Энем укырга бармаса ярар иде дип теләп ята идем, – дип искә ала әни ул вакытларны.

Сугыш вакытында аларның тормышы бик авыр була. Ашарга юк, ә өйдә тугыз җан. Әбисе белән бабасы, әнисе, алты бала. Иң зур дигәненә дә унбиш кенә яшь. Ә җан асрарга, яшәргә, ашарга кирәк.

Хәзер уйлап утырам да, шаккатам, әни ничекләр түзде, ничекләр чыдады икән?!

– Җитмәсә, без читкә киткәч, әби белән бабай сыерларын да саткан иделәр. Әле ярый бер кәҗәбез бар иде, шул туендырды, ачлыктан саклап калды, – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә искә ала әни бала чакларын.

Яше кечерәк булып, колхоз эшенә ярамагач, аңа өйдәге эшләрне карап тору, кечерәк балаларга күз-колак булу йөкләнә. – Сугыш вакытында ипигә туенмагач, яз җитеп, үләннәр күренә башлау белән бер урам кызлары Тәнзилә, Роза, Хәмисә, мин кычыткан, балтырган, алабута җыярга йөри идек, – ди ул. Кычыткан ашларын, алабута күмәчләрен бик күп ашарга туры килә аңа.

– Кулга кияргә бияләй юк вакытлар, кайберләре кычытканны елый-елый яланкул җыя иделәр. Әле бит кычытканы да якында гына юк, җыеп бетерәләр иде. Ә чиләкне тутырып кайтырга кирәк. Әнинең аш пешерәсе бар. Менә шул кычыткан, алабута, черек бәрәңге алып калды безне ачлыктан, – дип моңсу гына искә алды әни ул елларны.

Шуңа күрә һәр елны май ае керүгә үзенең иң кадерле ризыгы –кычыткан ашы пешереп безне сыйлый ул.

– Шул ашны пешереп ашасам, тәнемә, җаныма рәхәт булып китә, әби-бабаларым, әти-әнием, туганнарым искә төшә, – ди ул. – Хәзерге яшьләр еш авырый, чөнки дөрес тукланмыйлар, шоколад белән баллы әйберләр кешегә энергия бирми.

Олы яшьтә булуына карамастан, исән-сау булуына, үзе аш пешерә алуына шатлана ул. Әле безгә дә, балаларга да кычыткан ашы пешереп ашарга куша, чөнки аңарда витаминнар бик күп.

Әйе, чыннан да, кычытканда күпме витамин. С витамины лимонга караганда дурт тапкырга күбрәк икән. Яз көне бер-ике тапкыр кычыткан ашы пешереп ашарга кирәк. Бу кадәр файдалы матдәләр башка бер үсемлектә дә юк диярлек.

Дуслар, барыбыз да сау-сәламәт булыйк. Әниебез дә безне шатландырып, хәер-фатихасын биреп, өебезнең нуры булып, догалар кылып, исәнлектә-саулыкта озак еллар яшәсен.

Кычыткан ашын һәркем үзенчә пешерә. Бүген сезгә әни-каенанам Исламия Сәмигулла кызы Сөнгатуллинаның кычыткан ашы рецептын тәкъдим итәсем килә.

Кычыткан ашы пешерү өчен

3 литр шулпа, (нинди иттән булса да ярый), 200 грамм кычыткан, 1 баш суган, 4-5 бәрәңге, 2 йомырка (кычыткан белән бергә салына), тәменчә тоз, 2 аш кашыгы каймак, умач ясау өчен 1 йомырка һәм бераз он кирәк була.

Эш тәртибе:

Кайнап торган шулпага бәрәңге, суган турап салабыз. Алар пешкән арада кычытканны салкын суда юып, вак итеп турыйбыз. Аннары уабыз һәм бераз тоз салабыз. Туралган кычыткан өстенә ике йомырка ватып салабыз, каймак өстәп, барысын бергә яхшылап болгатабыз һәм шулпага салабыз. Бер йомырка, он кушып умач ясыйбыз һәм шулпага салабыз. Шулпаны кайнатып чыгарабыз. Ашыбыз әзер. Тәмле булсын!

Гөлнара Сөнгатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев