Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Куәтле трактор белән зур эшләр башкарып була

Чәчү вакытында тырышып эшләгән механизаторлар арасында, алдынгылар рәтендә «Джукетау» агрофирмасыннан тракторчы Рәис Ибраһимовны аерып әйтергә була.

Рәис Хаммәтхәсән улы Нью Холланд тракторында (Horsch ATD чәчү комплексы) 2 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчә.
- Шушы язгы кыр эшләре безгә авыр хезмәт белән бирелде, - ди агрофирманың баш инженеры Марс Кәримов. - Табигатьнең көйсезләнүе чәчү буенча бөтен планнарга буталчык кертте. Әмма безнең механизаторларыбыз җиң сызганып эшләделәр, Рәис Ибраһимов та куәтле техникада чәчүдә ярдәм итте.
Рәис Хаммәтхәсән улы белән без Йолдыз поселогы янында агрофирманың ремонт мастерскойларында очраштык. Механизатор үз уңышының иң элек хуҗалыкның барлык хезмәтләренең оешкан эшенә бәйле дип саный. Бу - техниканы әзерләү дә, сыйфатлы орлыклар да, ягулык-майлау материалларын вакытында китерү дә.
Рәис Ибраһимовның ышанычлы тылы бар. Тумышы белән Аксубай районыннан булса да, гаиләне биредә кора. Тормыш иптәше балалар бакчасында пешекче булып эшли. Ике баласы үсеп килә, алар да әтиләренең эзләре буенча барырга телиләр.
Хәзер Рәис үз тракторына профилактика үткәрә.
- Тракторны беренче тапкыр күргәндә хәтта башларым әйләнеп китте, шундый зур машинада ничек эшләргә дип уйлап куйдым, - ди Рәис Ибраһимов. - Әмма шуннан соң эш көйләнеп китте. Элек иске тракторда бер көндә берничә дистә гектарда чәчү үткәрсәм, бу техникада исәп йөзләрчә гектарда исәпләнә. Куәтле тракторга чәчү комплексын тагу, һава торышының нинди булуына карамастан, чәчүне кыска вакыт эчендә үткәрергә мөмкинлек бирә.
Әлбәттә, техника карап торуны таләп итә һәм Рәис Ибраһимовта ул һәрвакыт ялтырап тора.
- Автомобильне юган кебек юам, тәгәрмәчләре чиста, май беркайда да акмый. Техника шундый булырга тиеш! - дип билгеләп үтә механизатор.
Агрофирма җитәкчелеге хезмәттәге уңышлары өчен Рәис Ибраһимовка премия бүлеп бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай трактор