«Куркынычсыз счетка» 650 мең күчергән һәм акчасыз калган
Шәһәрнең өстәмә белем бирү учреждениеләренең берсендә укытучы булып эшләүче мошенникларның хәйләләренә эләккән. Ул аферистларга 650 мең сум күчергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
— Бүлекнең кизү тору частенә мошенниклык турындагы гариза белән 27 яшьлек җирле хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Үзенең аңлатмасында ул кәрәзле телефонына таныш булмаган ир-атның шалтыратуын, үзен күп функцияле үзәк хезмәткәре дип таныштыруын, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетын «ватып» керүләрен, аның исеменә 4 банкка кредит рәсмиләштерүгә гариза бирүләрен, шуларның 2се хуплау стадиясендә булуын күрсәткән. Ир-ат мошенниклар кредит буенча хуплау алырга өлгермәсеннәр һәм акча алмасыннар өчен, аңа турыдан-туры банк бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, кредит рәсмиләштерергә һәм акчаны Үзәк Банкның «куркынычсыз счетына» күчерергә кирәк дип әйткән, — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Куркуга калган хатын-кыз Дәүләт хезмәтләре вәкиле белән сөйләшүенә шикләнмәгән дә, аның сүзләре аңарда шик уятмаган һәм ул барлык таләпләрне дә үтәгән. Ике банкта кредит рәсмиләштергән, бөтен акчаны счеттан алган һәм банкомат аша шалтыратучы биргән счетка күчергән.
Әлеге очрак буенча РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсендә («Мошенниклык») каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Мондый очракларны булдырмас өчен, полиция хезмәткәрләре чираттагы тапкыр халыкны уяулыкка чакыра, ә барлык акча мәсьәләләрен бары тик банкка шәхси мөрәҗәгать итү юлы белән генә хәл итәргә киңәш итә. Полиция гражданнарның бернинди махсус, куркынычсыз счетлар булмавын истә тотуын сорый!
— Сез үзегез банк счетлары белән телефоннан билгесез кешеләр әйтеп торуы астында операцияләр үткәргәнче, аларга банк карталары номерларын һәм смс-кодларны хәбәр иткәнче, барлык счетлар да куркынычсыз булып санала! Әгәр акчаларыгызның сакланышына шик туса, банк бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шалтыратуларга ышанмагыз! Телефон мошенниклары алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап табалар! Уяу булыгыз һәм бу гади куркынычсызлык кагыйдәләре турында туганнарыгызга һәм танышларыгызга сөйләгез! — дип мөрәҗәгать иттеләр яшәүчеләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев