Муниципаль район Советының чираттагы утырышын аның рәисе, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Дмитрий Иванов Кубасс авыл җирлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Әлеге вазифага моңа кадәр шул ук авыл җирлегендә хәрби исәпкә алу буенча белгеч булып эшләгән Наталья Логинова билгеләнде.
Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова биш мәсьәлә буенча чыгыш ясады.
Ул депутатларга муниципаль берәмлек мөлкәтендә булган 50 газ белән тәэмин итү объектын Татарстан Республикасы дәүләт милегенә тапшыру турында карар кабул итәргә тәкъдим итте. Болар - шәһәрдә һәм районда булган газ үткәргечләр, алар шуннан соң «Газпром» структураларына күчереләчәк.
Ә менә Дүрт Өйле авылында күп функцияле үзәкне муниципаль район мөлкәтеннән Гаделша авыл җирлеге милегенә күчерәчәкләр. Александровка авылында терәк пункт белән берләштерелгән полициянең участок оперуполномоченные йортын киресенчә Совхоз-Галактионово милегеннән муниципаль район милегенә күчерәчәкләр.
Марина Исхакова муниципаль район милегендә булган мөлкәт белән идарә итү тәртибе, шулай ук муниципаль милектә булган җир участокларын бүлү нәтиҗәсендә шәхси милектә булган җир участоклары мәйданнарын арттырган өчен түләү күләмен билгеләү тәртибен раслау турында мәгълүмат белән чыкты.
«Чистай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге контроль-счет палатасы турында»гы нигезләмәне раслау турында»гы муниципаль район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында контроль-счет палатасы рәисе Ольга Гришина хәбәр итте. Яңа таләпләр нигезендә кертелгән кайбер үзгәрешләр бар.
«Муниципаль районның административ комиссиясе турында»гы муниципаль район Советы карарына кайбер үзгәрешләр кертелде.
Кадрларда үзгәрешләр булу сәбәпле, административ комиссия рәисе урынбасары итеп шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Сашин, ә җаваплы сәркатиб итеп Екатерина Демина сайланды.
Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча депутатлар тарафыннан карарлар кабул ителде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев