Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күркәм гадәтләр дәвам итә

ЗАГС бүлегендә барлыкка килгән күркәм гадәтләрнең берсе - гаилә тантаналарын үткәрү, гаилә парларын хөрмәтләү.

Шушы бәйрәмнәр, хәер, никахны теркәү тантанасы кебек үк, юбилярлар, кияү һәм кәләшләр теләге белән рус, шулай ук татар телләрендә дә оештырылырга мөмкин. Менә узган шимбәдә дә Никахлашу сараенда бергә 50 ел гомер иткән ирле-хатынлы Суфия һәм Йосыф Сатдаровлар "язылыштылар". Алтын туй сценариесы тулысы белән ЗАГС бүлегенең әйдәүче белгече Ләйсан Кашапова тарафыннан юбилярларның туган телендә әзерләнгән. Ә бәйрәмгә аларның кызлары гаиләләре белән, элеккеге коллегалары, дуслары килгәннәр. Әлеге минутлар һәрвакыт дулкынландыргыч, якты сагыш уяталар. Шундый күңелгә үтеп керерлек атмосфераны Вера Белова-Реутина җитәкләгән зур булмаган коллектив тудыра ала. Узып баручы елда 14 алтын һәм бриллиант юбилярны хөрмәтләү булды. Алар барысы да мактаулы гаилә юбилярлары кенәгәсендә кул куйганнар һәм гаилә тормышының киләсе зур датасын бәйрәм итүгә чакыру алганнар. Чәчләренә чал төшкән "яңа гына өйләнешүчеләр" вальста әйләнеп, яшьлек җырларын тыңлап, күңелле мизгелләр кичерделәр. Ә менә 18 декабрьдә ЗАГС бүлеге үзе дә һөнәри бәйрәм билгеләп үтә, аларны шуның белән котлыйбыз, шулай ук материаллар әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Сүз уңаенда, беренче ЗАГС безнең эраның II гасырында император Марк Аврелий боерыгы белән барлыкка килгән. Россиядә исә никахлашу мәсьәләләренә Петр I вакытында аерым игътибар бирелә башлый. Яшьләрнең әти-әнисе аларны никахлашырга мәҗбүр итмәүләре турында ант китерергә тиеш булалар. Бары үз теләкләре белән генә! Ә никахлашу турында закон 1917 елның 8 декабрендә генә кабул ителә. Ә менә заманча туй киеме Наполеон заманыннан килә. Әлбәттә, иң элек ЗАГС безнең аңлавыбызда - никах теркәү, Мендельсон маршы. Агымдагы елның унбер аенда 669 пар гаилә корган, бу узган елның шул ук чорына карата 80гә күбрәк. Күркәм билге!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев