Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Краснодардан килгән бард концертында җылы атмосфера хөкем сөрде

    Шәһәр тарихы музеенда автор-башкаручы, автор җыры Россия һәм халыкара фестивальләре лауреаты, күп кенә фестивальләрнең жюри әгъзасы Сергей Котловның концерты булып узды. Сергей белеме буенча табиб, хирург.

    - Мин һөнәремме, әллә мавыгуым беләнме күбрәк популяр, анысын әйтә алмыйм. Фестивальләрдә, бик сорасалар, нәрсә дә булса кисеп ала алам. Әмма, нигездә, табигатьтә уңай тәэсир итүче җыр белән дәвалыйм, - дип үз шөгыле турында шаяртырга ярата Сергей Котлов.
    Музыкант Краснодардан Чистайга кызы Анна белән бергә килгән. Аңарда бард җырына мәхәббәтне ул бала чакта ук уяткан, хәзерге вакытта, яшь булуына да карамастан, Анна Котлова күпчелек фестивальләр, шул исәптән, Самарада Валерий Грушин исемендәге 40 Бөтенроссия фестиваленең балалар конкурсы лауреаты булып тора.
    Кунаклар күзәтү экскурсиясе барышында шәһәр тарихы һәм мәдәнияты белән таныштылар, Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы музейларында булдылар. Концертта Сергей Котлов үзенең күңелгә үтеп керерлек автор җырларын башкарды. Шулай ук бу кичәдә залда җыелганнар өчен автор җырлары фестивальләре лауреаты һәм дипломат Таһир Мөхәммәтов җырлады.
    Сергей Котлов концертлары һәрвакыт дустанә атмосфера белән аерылып торалар, автор җырларын яратучылар башкаручыны мөкиббән китеп тыңлап утырдылар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: