Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күпкатлы йортларны төзекләндерү бара

Быел төрле чыганаклардан (милекчеләр, муниципалитет һәм республика бюджетларыннан) 142 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Эшләр тулы куәтенә бара. Биналар техника белән әйләндереп алынган, эшчеләр объектларда актив эшли – капиталь ремонт бара торган күпфатирлы йортларда хәл менә шундый. Биредә яшәүчеләрнең ныклы игътибары эшчеләрнең үзләренә дә, контрольлек итүче органнарга да комачауламый.

Киңәшмәләрнең берсендә район башлыгы Дмитрий Иванов хәзерге вакытта 8 күпфатирлы йортта эшләр алып барылуын, аларда 1076 граждан яшәвен сөйләде. 1 июльгә кыска вакытка исәпләнгән планның үтәлеше 63 процент тәшкил итә. Ул график буенча, агымдагы елның 1 октябренә кадәр төгәлләнәчәк.

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы гомуми йорт милкен: түбә, фасад, подъездлар, йорт эчендәге инженерлык системаларын ремонтлауны, ә анда су, электр белән тәэмин итү керә, салкын су белән тәэмин итүне исәпкә алу приборларын урнаштыруны күздә тота. Боларның барысын да башкарып чыгу өчен ике подрядчы оешма җәлеп ителгән.

Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 9 адресы буенча урнашкан йортның фасадын ремонтлау төгәлләнгән диярлек. Биш катлы йортта цоколь, фасадның аскы өлешен һәм балконнарны тышлыйлар. Әлеге төр эшләрнең бәясе ике миллион ярым сумнан артып китә. Шулай ук түбәне алыштыру буенча комплекслы эшләр башкарыла, түбә ике кыеклы булачак. «Тегермән мәйданы» идарәче компаниясе директоры Дамир Гайнетдинов билгеләп үткәнчә, финиш сызыгына ерак калмаган. Әмма йортта яшәүчеләр – сыйфаттан, ә подрядчы оешма башкарылган эшләрдән канәгать калсын өчен әле ныклап эшләргә кирәк.

– Төзелгәннән бирле бу йортта капиталь ремонт беренче тапкыр үткәрелә. Хәзерге вакытта су чыгару, җылыту, электр белән тәэмин итү сис темаларын ремонтлау бара, – ди Дамир Фәйзехан улы.

Вахитов урамы, 127 адресы буенча урнашкан биш катлы йортта да шундый ук күләмдә эш бара. Күзгә ташланган беренче нәрсә – ике кыеклы корылма, ул ахыр чиктә түбә булачак. Бу эшкә 10,5 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Хамматовлар гаиләсе күптән түгел бу йортта фатир сатып алганнар. Ярты ел яшәү дәверендә кайбер проблемалар белән очрашырга да өлгергәннәр, хәер, күршеләре дә аларга иске түбәнең «үзенчәлекләре» турында сөйләгәннәр.

– Без йортның быел капиталь ремонт программасына кергәнен белдек, шуңа күрә фатирда косметик ремонт ясамадык. Без беренче катта яшибез. Яңгыр вакытында бишенче каттан безнең балкон буенча су ага иде. Капиталь ремонттан соң мондый проб лема белән очрашмабыз дип өметләнәм. Балконнарны тышлыйлар, кухняда һәм бәдрәфтә стоякларны алыштырдылар. Хәзер җылыту системасын юдыруларын көтәбез. Бишенче катта яшәүче күршеләребез түбәне ремонтлауга барыннан да күбрәк шатланалардыр. Алар иске түбә шулкадәр ага иде диләр, хәтта су үтеп керү сәбәпле, техникалары да ватылган, – дип сөйли Чулпан Хаматова.

«Жилремсервис» вәкиле билгеләп үткәнчә, күп кенә кешеләр капиталь ремонт программасына гомумйорт милке генә керүен аңламыйлар. Моннан тыш, быел подъездларны ремонтлау идарәче компания җилкәсенә төшә.

– Барлык очракларда да диярлек программада һәр кешенең милеген ремонтлау каралмаган дип аңлатырга туры килә. Ишек артында, ягъни фатир эчендә булган бөтен әйберне яшәүчеләр тиешле тәртиптә тотарга тиеш, – дип аңлата Әсхәт Гыйззәтуллин.

Ремонтланган йортлар – контрольдә

2008-2019нчы елларда Чистай районында 281 күпфатирлы йорт ремонтланган. Шуларның 276сына идарәче компанияләр хезмәт күрсәтә, 4 йорт – кооперативлар идарәсендә, 1се турыдан-туры идарәдә тора. Барлыгы 12 ел эчендә капиталь ремонт үткәрүгә 1 миллиард 549 миллион сум үзләштерелгән.

Энгельс урамындагы 59нчы номерлы йортта капиталь ремонт 2018нче елда тәмамланган. Анда яшәүче Галина Окоркова сөйләвенчә, фасад, түбә, тәрәзәләр, подъезд капиталь ремонтка кадәр коточкыч хәлдә булган. Һәм хәзер ул тыштан матур күренеп кенә калмый, ә сыйфатлы коммуникацияләр системасы белән дә тәэмин ителгән. Татарстан Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин моңа үзе дә инанды. Район башлыгы

 Дмитрий Иванов озата йөрүендә ул һәм комиссиянең башка әгъзалары йортларны капиталь ремонтлау турындагы законны гамәлгә ашыру барышын тикшерделәр.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин идарәче компанияләр вәкилләре белән капиталь ремонт фондларын формалаштыру, аерым алганда, махсус счеттан төбәк операторы хисабына күчү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Ул шулай ук элегрәк капиталь ремонт үткәрелгән йортларда яшәүчеләр белән аралашты. Соңрак утырыш булды, анда нәтиҗәләр һәм билгеләнгән планнар турында сөйләштеләр.

Аннары комитет әгъзалары Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы берничә ишегалдында булдылар, аларда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында күләмле эшләр бара. Исегезгә төшерәбез, Чис тайда программа кысаларында 28 ишегалды ремонтланачак, ә программаны тормышка ашыру чорында аларның гомуми саны – 100дән артык. Дмитрий Алексеевич эпидемиологик хәл аркасында ишегалларын төзекләндерү буенча фикер алышуның онлайн-форматта оештырылуын билгеләп үтте.

– Хәзер күп кенә ишегалларында эш башланды. Барысына да ярап булмый, чөнки кемгәдер машина кую өчен урын кирәк, кемгәдер – балалар мәйданчыгы, «алтын урталык»ны табу җиңел түгел. Бәхеткә, сөйләшеп була. Быел программа старт алды, нәтиҗә алу өчен күп көч куярга кирәк, – дип йомгак ясады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X