Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күпер ачылуын зур түземсезлек белән көттеләр

Текә, куркыныч күтәрелү-төшү урыннары... Өлкән буын кешеләре юлның әлеге участогы никадәр четерекле булуын яхшы беләләрдер...

Шәһәр тарихы турында сөйләүче фотодокументлар тәкъдим итүче архив бүлеге ярдәмендә Ржавец елгасы аша күпер ачылу турында кызыклы рәсемгә тап булдык.

Башка архив документлары арасында әлеге рәсемгә күз салганнан соң хатирәләр дулкынына чумдык, балачак истәлекләре яңарды.

Өлкән буын чистайлылар Мебель фабрикасы микрорайо нына барып җитүләре ничек авыр булуы турында яхшы хәтерлиләрдер. Ул вакытта Елгачылар поселогын һәм Мебель фабрикасы микрорайонын күпер тоташтырды.

80 елларда микрорайон үсә башлады, шәһәр читендә бишкатлы йортлар төзелде. Елгачылар поселогы ягына 3нче маршрут автобусы йөри башлады, ә Мебель фабрикасы микрорайонына җәяү яисә 4 нче маршрут белән барып җитәргә мөмкин иде. Һава торышы начар булганда хәл тагын да мөшкелләнде.

Безнең гаилә 1983 елда яңа биш катлы йорттагы фатирга күченде. Кешеләр белән тулы автобусларның Мебель фабрикасы микрорайонына таба тау ларны менә алмый азапланулары күз алдында тора. Бәхеткә каршы, автомобиль хәрәкәте ул елларда хәзерге кебек бик интенсив түгел, кешеләр автобус тан чыгып торалар иде. Буш автобус исә тауны күтәрелүгә пассажирларын янә төяп үз юлына кузгала иде...

«Елгачылар поселогы, Мебель фабрикасы районында яшәүчеләргә юлның әлеге учас тогы күпме уңайсызлыклар, дулкынланулар алып килде, күпме вакыт сарыф ителде. Текә төшү-күтәрелү юллары, баткаклык АТП хезмәтчәннәренә хәрәкәтне тиз арада җайларга мөмкинлек бирмәде», – дип яза «Ленин юлы» газетасы битләрендә Владимир Милов (хәзер «Чистай хәбәрләре» газетасы).

1986 елның 12 августында әлеге корылмага беренче субай кагыла. Күперне төзүгә күп көч түгелә. Корылма су өстеннән 8 метр өскә күтәрелә. Аңа таянып 80 субай кагыла, йөзләгән тонна бетон салына.

Кыска срокларда Зәй «Гид ромонтаж» участогының кү пер төзүчеләре күпер төзүне тәмамладылар. Төзелештә УМ-2, ДСУ-2, ДРСУ, АТП, судно ремонтлау заводы, СМУ-21, ПМК-3 һәм башка предприятие хезмәтчәннәре катнашты.

Ачылу тантанасы 1987 елның 27 июнендә булды. Бу якын-тирә микрорайоннарда яшәүчеләр өчен зур бәйрәмгә әверелде.

– Менә дигән, киң, матур күпергә карап, мин 20 елларны искә алам. Ул вакытта биредә Ржавец елгасы аша беренче чыгу юлы ясалган иде. Аның аша ат арбасы да көчкә сыя иде.Соңрак икенче күпер төзеделәр, әмма ул да зур мәшәкатьләр тудырды. Кайчан карама аны ремонтка ябалар иде, – дип сөйләде күперне ачу вакытында судоремонт заводының хезмәт ветераны, елгачылар поселогында яшәүче Ефим Семенович Чиганаев.

Әлеге маршрутны иң беренче булып автобуста яшь йөртүче Евгений Чиганаев ачты.

Ике микрорайонны тоташтыручы әлеге объект хәзер дә сафта, бары җәяүлеләр генә кимеде, ә автомобиль ташкыны артты...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев