Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Күп профильле көллият студенткасы «Яшь профессионаллар» чемпионатында җиңүче булды

    «Яшь профессионаллар» чемпионаты (Worldskills Russia) эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү максатында үткәрелә. Татарстан Республикасында ул 79 юнәлеш буенча үткәрелде. Күп профильле көллият студенткасы Наталья Агафонова быел төбәк этабы җиңүчеләре рәтенә керде һәм II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

    Ул «Мәктәпкәчә тәрбия» юнәлеше буенча катнашкан. Әлеге мөлаем, шат күңелле кызга өч тапкыр чемпионат ыгы-зыгысында катнашырга туры килә. 2015 елда - тамашачы, икенче тапкыр - катнашучы буларак, ә менә быел җиңүчеләрнең берсе булды. Акрынлап ул уңышка таба юл тотты.
    - Миңа узган елны җиңелрәк иде кебек тоела, әмма теләгәнемә ирешә алмадым, - дип искә төшерә Наталья Агафонова. - Аның каравы быелгы «Worldskils» уңышлы булды, гәрчә күпкә катлаулырак булса да. Биремнәргә әзерләнгән вакытта хәтта интернет белән дә файдаланырга рөхсәт ителмәде. Чемпионатта катнашучыларга портфолио да тәкъдим итәргә кирәк булмады, барысы да чиста биттән башланды. Менә син экспертлар каршысында басып торасың һәм санаулы вакыт эчендә профессиональ планда үз сәләтләреңне ачарга тырышасың. Чемпионат минем чын мәгънәсендә стресска чыдам булуымны тикшерде, минем өчен зур сынау булды.
    Иң мөһиме, мин аны үтә алдым!
    - Ә барысы да ничек узды?
    - Беренче бирем декоратив-кулланма сәнгать белән бәйле иде. Безгә жирәбә буенча «Городец бизәге» темасы чыкты. Биремне үтәү өчен бер сәгать вакыт бирелде, шуннан соң без үз эшләребезне экспертларга тәкъдим иттек.
    Төштән соң вакыт «Робот техникасы»на багышланды, легодан әйберләр төзедек, 8 минут эчендә мин самолет җыйдым. Безгә балалар белән эшләргә туры киләчәк, без барысын да белергә һәм кызыксынучан тиктормасларга барысын да аңлаешлы сөйләргә һәм күрсәтә белергә тиешбез.
    Икенче көн шулай ук ике өлешкә бүленде. Беренчесендә - бер сәгать эчендә Чарушинның «Томка» китабы буенча дәрес конспекты төзергә кирәк иде. Аудиториядә чыннан да балалар, Казанның мәктәпкәчә учреждениеләренең берсендә тәрбияләнүчеләр утырдылар. Шундый кызыксынучан, күп белергә теләгән сабыйлар, күзләре янып тора. Һәм безгә аларның шушы кызыксынуларын саклап калып, көткәннәрен акларга кирәк булды. Күзләрендәге очкыннардан аларны кызыксындыра алуымны күрдем, бу миңа ышаныч өстәде.
    Икенче өлештә пластинография белән шөгыльләндек. Миңа «Ежик в тумане» мультипликацион фильмыннан нәкъ менә үзем яраткан геройны әвәләп ясарга туры килде, шунысына бик шатландым.
    - Һәм, әлбәттә, ул синең килеп чыкты?
    - Әйе. Мин үземнең керпем белән, башка катнашучыларга караганда, күбрәк балл җыйдым. Икенче, соңгы көнне смарт-тактада сәнга­ти-эстетик юнәлешендәге дидак­тик уен уйлап табарга тиеш булдык. Дө­рес, без аның темасын конвертларның берсен тартып чыгаргач кына белдек. Мин «Музыка кораллары» уенын уйлап таптым, аларның исемнәрен чишүдә Белмәмешкә ярдәмгә сабыйлар - балалар бакчасына йөрүчеләр килделәр.
    Ә кич белән тантана булырга тиеш иде, кайбер кызлар нәтиҗәләрне яңгыратуны да көтеп тормыйча, кайтып киттеләр. Ә бәлки, үз җиңүләрендә шикләнгәннәрдер, әмма мин азакка кадәр барырга уйладым. Минем исемем яңгыраган­нан соң, мин бермәлгә катып калгандай булдым, аннары, үз-үземне кулга алып, сәхнәгә ашыктым. Җиңү шулкадәр татлы икән! Барлык авырлыклар, борчу-мәшәкатьләр турында онытасың. Минем максатым бар иде һәм мин аңа ирештем!
    - Сиңа укытучыларың да ярдәм иткәннәрдер?
    - Әлбәттә, һәм мин аларга чиксез рәхмәтлемен. Бүләкләү тантанасына көллиятебезнең директоры Ольга Еремеева махсус килде, чемпионатта эксперт булып эшләгән Юлия Зайцева да янәшәмдә булды. Минем уңышымда тренерым, фәнни җитәкчем Светлана Беляеваның өлеше зур. Светлана Юрьевна үзе дә Казанга килде. 28нче балалар бакчасы коллективын да билгеләп үтәсем килә, мин анда даими рәвештә практика үттем. Шулай ук 1нче, 6нчы мәктәпкәчә учреждениеләрнең хезмәткәрләренә бик рәхмәтлемен, әзерлек барышында мин аларга берничә тапкыр киңәш сорап мөрәҗәгать иттем.
    - Син бик аралашучан кешегә охшагансың.
    - Таныш булмаган компаниядә югалып калмыйм! Дусларым күп. Ә Казанда чемпионат вакытында тагын күпме дуслар таптым?! Хәер, аралашучанлык, башка кешеләрне үзеңә карата белү безнең һөнәр ияләренә хас булырга тиеш. Мин һәркемнең күңеленә ачкыч, һәр кеше белән уртак тел табарга мөмкин дип саныйм. Хәтта бик оялчан, кыюсыз балаларны да сөйләштерергә, шатландырырга була.
    - Ә синең үзеңә нинди кешеләр ошый?
    - Ачык, үз эчләренә бикләнмәгән, эчкерсез, башкаларга карата миһербанлы кешеләр ошый. Алардан нур бөркелә. Миңа курсташларым белән аерылышырга авыр, без дүрт ел эчендә бик дуслаштык. Безнең төркемдә менә дигән кызлар укый! Мин чараларда теләп катнашам, ә безнең көллияттә алар бик күп үтә. Еш кына алып баручы ролен үтим.
    Хәзер иң мөһиме - диплом эше һәм аны яклау. Мин спорт темасын сайладым - «Өлкән төркемгә йөрүче балаларны баскетбол уены элементларына өйрәтү методикасы». Сүз уңаенда, мәктәп елларында мин спортның әлеге төре белән шөгыльләндем, ә студент елларында волейболны үз иттем. Кызыл дипломга исәп тотам. Көллиятне тәмамлаганнан соң педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керәсем һәм бер үк вакытта эшлисем килә. Мин мәктәп елларыннан ук тәрбияче булырга хыялландым, бу һөнәрне аңлап сайладым һәм үрнәк тә һәрвакыт күз алдымда - әнием 26 ел тәрбияче булып эшли һәм балаларга мәхәббәтне беренче чиратта аңардан алдым. Хәзер практика вакытында бу һөнәрнең миңа туры килүен торган саен инанам.
    - Ә сиңа начар кәефне нәрсә җиңәргә ярдәм итә?
    - Яхшы музыка! Хәзерге вакытта заманча эшкәртелгән классик музыкага өстенлек бирәм.
    - Елның иң яраткан фасылы...
    - Мин кышын туганмын һәм миңа бу вакыт ошый. Чаңгыда, тимераякта шуарга яратам, гомумән, әти-әнием дә, ир туганнарым да спорт­ны яраталар. Һәм, гомумән, ап-ак карлы кыш сафлык, пакьлек билгесе.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: