Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп функцияле үзәк тавыш бирү урыны турында гаризалар кабул итә башлады

31 гыйнварда күп функцияле үзәкләр хәзерге вакытта булган урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризалар кабул итә башладылар.

Өйдән еракта булганда ил гражданнары якындагы теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә алалар. Татарстанда «Мои документы» дигән илледән артыграк офис эшли. Аларның урнашу адресларын һәм эш графигын учреждение сайтында белергә мөмкин: mfc16.tatarstan.ru
Гаризалар кабул итү өчен күп функцияле үзәкләрдә махсус «тәрәзәләр» оештырылачак. Гариза тавыш бирүче тарафыннан паспорт күрсәткәннән соң шәхсән тапшырылырга тиеш. Гариза тиешле сайлау комиссиясенә тапшырылачак, ә гариза бирүчегә ертып алына торган талон биреләчәк. Шулай ук хәзерге вакытта булган урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турындагы гаризаны территориаль сайлау комиссиясенә һәм gosuslugi.ru бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин.
Чистайлылар шундый гаризаны 12 мартка кадәр түбәндәге адреслар буенча тапшыра алалар:
Күп функцияле үзәктә (Л. Толстой урамы, 157);
Шәһәр һәм районның территориаль сайлау комиссияләрендә, муниципаль район башкарма комитеты бинасы (Бебель урамы, 129)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай