Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп фатирлы йортта түшәм җимерелеп төшкән

Узган шимбәдә ике катлы иске йортта түшәм җимерелеп төшә.

Бу вакыйга 13 май көнне кич белән Урицкий урамы, 48 адресы буенча була.
- Без түшәмнең кинәт селкенә башлавын сиздек, - ди фатир хуҗасы Мария Колчина. - Шунда ук фатирның башка бүлмәсенә чыгып киттек һәм шул вакытта түшәм ишелеп төште дә. Әгәр бүлмәдә калган булсак, корбаннар да булырга мөмкин иде, чөнки карават торган урынга зур агач матча төште.
Фатирда яшәүчеләр шок кичерәләр. Ишелеп төшкән түшәм бүлмәгә һәм биредәге җиһазларга зур зыян сала.
- Без җир тетрәве кичергәндәй булдык, - ди Мария Колчина.
Йорт аварияле түгел. Түшәмнең ишелүен бел­гечләр йортның түбәсендә тишек барлыкка килү һәм аның аша түшәмгә озак вакыт дәвамында су үтеп керү белән бәйлиләр. Шимбә көнне явып үткән яңгыр нәтиҗәсендә түшәм ишелгән, ә менә түбәгә зыян килмәгән. Түшәмнең ишелүенә тагын бер вакыйга - 14 ел элек йортта булган янгын сәбәпче булырга мөмкин. Ул вакытта түшәм матчалары янган булган.
Олег ЗИННУРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай потолок