Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау старт алды

Чистай муниципаль районында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы старт алды.

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауны финанслау күләме узган ел белән чагыштырганда үзгәрмәде. Сумма республика бюджетында 2016 елга салынган, ул беренче укылышта кабул ителде. Программаны финанслау 4,7 миллиард сум тәшкил итәчәк, шуларның 2,2 миллиард сумы - милекчеләр, калганы - муниципалитет һәм республика бюджетлары, шулай ук ТКХны үзгәртеп кору фонды (27 миллион сум) акчасы.
Чистай муниципаль районында күп фатирлы торак йортларны яңарту программасын гамәлгә ашыруга, узган елдагы кебек үк 97 миллион сум бүлеп бирелә.
- Программага 17 йорт кертелде, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Максим Корнянен. - Шуларның 13е - районда, 4се - шәһәрдә.
Ике атна элек «Новый город» төзелеш компаниясе белгечләре Ленин урамындагы 97-б йортын яңарта башладылар.
- Хәзер без фасадны ремонтлыйбыз, - дип хәбәр итте бригадир Евгений Настявин, - узган елны Ленин урамында 97-а йорты капиталь ремонтланды.
Каргалы авылында дүрт йортта яшәүчеләр дә капиталь ремонтны көтәләр.
- Төзүчеләр күптән түгел Балакин урамындагы 2нче йортка килделәр, - дип аңлатты Каргалы авыл җирлеге башлыгы Рәис Гыймадиев. Биредә фасадны сайдинг белән тышлый башладылар. Якын арада шул ук урамда башка өч йортта капиталь ремонт башлана.
Луч поселогында өч йорт, Йолдыз поселогында һәм Александровка авылында икешәр йорт төзекләндереләчәк.
- Соңгы елларда капиталь ремонтның районның торак пунктларында күбрәк үткәрелә башлавына игътибар юнәлтәсе килә, - ди ТКХ, төзелеш, транспорт энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Владимир Лапин. - Бу 2007 елда башланган торак фондны яңарту, нигездә, шәһәрдә үткәрелүе белән аңлатыла. Шулай итеп, торак пунктлар игътибардан читтә булдылар. Хәзер әлеге эшләп җиткермәү төзәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев