Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котыру авыруын йоктыру очрагы ачыкланган

Нарат-Елга авылында хайванның котыру авыруын йоктыру очрагы теркәлгән. Бу районда 2013 елдан бирле беренче очрак.

Бу хакта тулырак район дәүләт ветеринария берләш­мәсе җитәкчесе Зиннур Шәрипов сөйләде.

– Эт белән төлке сугыша башлыйлар, соңыннан йорт хайванын төлке тешли. Ул котырган булып чыга. Эткә прививка ясалмаган була. Мондый очракларда кичекмәстән ветеринария клиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ә хуҗалар моны шунда ук эшләмиләр һәм, ни кызганыч, этне коткарып калып булмый, – ди Зиннур Зәки улы.

Йорт хайваннарын бу авырудан саклау өчен ел саен профилактик вакцинация үткәрергә кирәк. Моны Тукай урамы, 84 адресы буенча урнашкан ветеринария клиникасында бушлай эшләргә мөмкин. Шулай ук 5-17-10 телефоны буенча шалтыратырга һәм заявка калдырырга мөмкин, кирәк булган очракта белгечләр үзләре бара.

Шуны белергә кирәк, котыру авыруын кеше дә йоктыра ала. Вирус авыру хайваннардан тешләгәндә, тырнаганда, селәгәй аша, шулай ук аларны тәрбияләгәндә эләгергә мөмкин.

2019 елда хайваннар тешләүдән барлыгы 272 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә, аларның 109ын сукбай хайваннар тешләгән. Узган ел белән чагыштырганда, күрсәткечләр 20 процентка югарырак.

– Кыргый хайваннар, шул исәптән кимерүчеләр белән элемтәдә булганда аеруча саклык чараларын күрергә кирәк. Әгәр сезне тешләсәләр, яшәү урыны буенча травматология пунктына кичекмәстән медицина ярдәме сорап мө­рә­җәгать итәргә кирәк. Котыру авыруына каршы прививкалар бушлай үткәрелә. Вакцина өзлегүләр бирми диярлек һәм иммунитет эшләп чыгара. Курс 6 укол тәшкил итә, – дип билгеләп үтте Рос­потребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Владимир Ковязин. – Сукбай хайваннарга якын килмәгез һәм аларны сыйпамагыз. Хайван, котыру авыруының беренче билгеләре пәйда булганчы, сәламәт булып күренсә дә, чынлыкта исә авыру йоктырган булырга мөмкин.

Әгәр сезнең хайваныгыз кешене тешләсә, зыян күрүчегә үз адресыгызны хәбәр итегез һәм этне яки песине ветеринария клиникасына тикшерү үткәрү өчен алып килегез. Хайван хуҗасы – административ, ә авыр очракларда җинаять җаваплылыгы тота.

Шуны да онытмаска кирәк, вакытында үткәрелгән прививкалар гына котыру авыруын булдырмый калырга мөмкин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев