Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котлыйбыз!

Хөрмәтле укытучылар, педагогия хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сезгә иң изге теләкләребезне җиткерәбез.

Без бу көнне үзлә­рен илебезнең ки­ләчәгенә багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Нәкъ менә укытучылар җиңел булмаган, әмма иң мактаулы һәм кирәкле хезмәтне башкаралар - яшь буынга белем бирәләр, тәрбиялиләр.Нәкъ менә Укытучыдан, аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларыннан укучыларының язмышы, илебезнең киләчәге тора.
Безнең район укытучылары үзләренең һөнәри дәрәҗәләрен һәрчак югары тоттылар, инновацион белем бирү технологияләрен үзләштереп, замана белән бергә атлыйлар, белем бирү дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшлиләр, олимпиадалар һәм конкурслар җиңүчеләре әзерлиләр. Бездә үз эшен ихластан яратучы, таланты һәм һөнәри уңышлары белән сокландыручы укытучылар бик күп. Педагогик коллективларда озак еллар эшләгән укытучыларның тәҗрибәсе яшь хезмәттәшләренең яңалык­лары һәм хәбәрдарлыгы белән тәңгәлләшә. Ә хезмәтләренең төп нәтиҗәсе булып аларның укучылары, кызыклы, үзенчәлекле фикер йөртүче чистайлылар тора.
Хөрмәтле укытучылар, авыр, әмма мактаулы хезмәтегез өчен сезнең алда баш иябез! Сезгә киләчәктә дә һөнәри үсешләр, иминлек, ныклы сәламәтлек, тынычлык, рәхмәтле һәм үз максатларына кыю баручы укучылар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай