Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавирустан бушлай дарулар алдылар

Узган атнада коронавирус инфекциясеннән бушлай дарулар китерү башланды. Аларны сатып алу өчен акча федераль бюджеттан бүлеп бирелә.

 Коронавирустан даруларның беренче партиясе үзәк даруханәгә 20 ноябрьдә килде. Алар амбулатор, ягъни өйдә дәваланучы пациентлар өчен билгеләнгән. Пациентка нинди препаратлар кирәк булуын РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдимнәре нигезендә терапевт хәл итә.

20 ноябрьдән пациентларның өйләренә препаратларны Чистай үзәк район дәваханәсенең медицина хезмәткәрләре китерә башлады. Аннары аларга волонтерлар да кушылды. Яшьләр эшләре буенча җирле бүлек волонтерлары пандемия вакытында кешеләргә булышмыйча калмыйлар. Март аенда алар пенсионерларга азык-төлек товарлары китерделәр, кирәкле дарулар сатып алдылар. Бүген дә пандемия шартларында кешеләргә ярдәм итүләрен дәвам итәләр, коронавирус белән авыраучы пациентларга өйләренә бушлай дарулар китереп бирәләр.

– Поликлиникада без һәр пациентка кирәкле дарулар исемлеге белән рецептлар, шуннан соң үзәк даруханәдә медикаментлар алабыз. Аларны штабка алып кайтканнан соң, препаратларны бүлү, маршрут төзү башлана. Даруны алганнан соң 36 сәгать эчендә без аны таратырга тиешбез. Без барысын да кыс­ка вакыт эчендә, оешкан төстә эшлибез, чөнки дәвалауны мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәклеген аңлыйбыз, – ди волонтер штабы җитәкчесе Елизавета Пузырева.

Яшьләр эшләре бүлегеннән 15 волонтер җәлеп ителгән. Даруларны алар бүлек һәм Яшьләр үзәге тәкъдим иткән машиналарда ташыйлар. Тикшерү коралларының берсе – даруларны тапшырганда волонтер ясаган фото.

Активист Артур Мостафиновны без эш процессында туры китердек. Кичке алтыда ул даруларны адреслар буенча таратып кайта иде.

– Безнең ярдәм чистайлыларга кирәк, мөмкин булганда без препаратларны хәтта кичке вакытта да китерәбез. Озакка сузарга ярамый, чөнки кешенең сәламәтлеге моңа бәйле. Пациент янына барыр алдыннан без аңа шалтыратабыз, даруларны алып киләбез дип кисәтәбез. Аның белән контактка кермәячәгебезне, медикаментлар белән пакетны ишек тоткасына элеп калдырачагыбызны җиткерәбез, аннары аны чыгып алсыннар өчен кабат шалтыратабыз. Пациент белән контакт булмаса да, без шәхси саклану чараларыннан файдаланабыз, – ди Артур.

Даруларны бушлай китерү дәвам итә. Без чистайлыларга тизрәк сәламәтләнүләрен телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев