Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавируска каршы яңа чаралар кертелде

Татарстанда 28 марттан 5 апрельгә кадәр эшкә йөрмәү атнасы игълан ителде. Карантин шартларында учреждениеләр ничек эшләячәк.

Татарстан территориясендә коронавирус таралуны мөмкин кадәр тыю һәм зарарлану куркынычын киметү өчен өстәмә чаралар кертелә. 26 мартта Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кайбер позицияләр буенча карарлар кабул ителде.

Мәгариф

Мәктәп укучыларының каникуллары 12 апрельгә кадәр озайтылды.

Әти-әниләр сабыйларын балалар бакчаларына китерә алалар. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре гадәти режимда эшләүне дәвам итәчәк. Бу республиканың тормыш эшчәнлеген тәэмин итү тармагында эшләүче әти-әниләргә эшкә йөрмәү атнасы кагыл­мауга бәйле.

Медицина

Үзәк район дәваханәсендә профессиональ медицина тикшерүләрен уздыру, халыкны диспансерлаштыру һәм «Сәламәтлек үзәге»ндә гражданнарны комплекслы тикшерү вакытлыча туктатыла. Медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ пациентлар өчен поликлиника элеккеге режимда эшли: дүшәмбе-җомга көннәрендә 8дән 18 сәгатькә кадәр, шимбә – 8дән 13 сәгатькә кадәр.

Поликлиникага кергәндә медицина хезмәткәрләре контактсыз термометрлар белән хезмәткәрләрнең һәм пациентларның температурасын үлчиләр, шулай ук дозатор белән антисептиклар куелган.

Хокук саклау органнары

Эчке эшләр министрлы­гының участок уполномоченныйлары гражданнарны вакытлыча кабул итүне туктаттылар. Ул чикләүләр бетерелгәннән соң яңадан торгызылачак.

Күңел ачу оешмалары һәм кибетләр

26 марттан Татарстанда кинотеатрлар, фитнес-үзәкләр, төнге клублар, спорт үзәкләре, бассейннар, балалар күңел ачу үзәкләре, уен бүлмәләре һәм башка күңел ачу оешмалары эше вакытлыча туктатылды.

Бар, кафе һәм рестораннарда, вирус инфекциясе таралу чыганакларының берсе буларак, кальян куллану имин санитар-эпидемиологик вәзгыять туганчы тыела. Кибетләр, даруханәләр гадәти режимда эшләүне дәвам итәләр.

Өстәмә белем бирү объектлары

Өстәмә белем бирү объектлары, физкультура-спорт һәм ял итү учреждениеләре, сәнгать һәм музыка мәктәпләре аерым боерыкка кадәр ябык.

ЗАГС

Чистай ЗАГСында никахлашу тантанасында катнашучылар саны чикләнде. Никахлашу тантанасында катнашучы затлар саны, теркәүчене, музыкантларны, фотограф һәм видеооператорны да кертеп, 10 кешедән артмаска тиеш.

Гражданнарны кабул итү

Федераль салым хезмәтенең 12нче номерлы районара инспекциясе эш режимында да үзгәрешләр бар: шимбә көннәрендә килүчеләрне кабул итү туктатыла.

Ә менә халыкны социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды идарәсе һәм күпфункцияле үзәк филиалы элеккеге режимда эшли. Әлеге учреждениеләр белгечләренә кабул итүгә читтән торып Интернет аша язылырга мөмкин.

Гөлгенә Сафиуллина

Гүзәл Гомәрова

Анна Яковлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X